news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томск татарлары Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләре фестивалендә катнашкан

Томск татарлары Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләре фестивалендә катнашкан
Фото: https://vk.com/tatarlar70, Томск Татар мәдәнияте үзәге

Новосибирск өлкәсендә XV Себер татар яшьләре фестивале узды. Бу хакта Томск шәһәренең «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә яза.

Томск өлкәсен бу чарада 6 кешелек делегация тәкъдим иткән.

Өч көнлек программада вокал, бию буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре, татар тарихы турында лекцияләр, проект төзү буенча практик семинарлар, татар интеллектуаль уены һәм башкалар булган.

Фестиваль Новосибирск шәһәрендәге Татар мәдәнияте йорты территориясендә матур концерт программасы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot