Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томск татарлары җитәкчесе татар телен өйрәнүне модага кертергә кирәк дип саный
"Сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгу кебек, безнең телебезгә дә ниндидер мода булырга тиеш", - ди Морат Хөснетдинов.
(Казан, 1 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Яшьләр арасында татар телен өйрәнүне модага кертергә кирәк. Бу фикерен Томск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Морат Хөснетдинов "Интертат" газетасына биргән интервью вакытында белдерде.
Ул Татар халкы үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр турында сорауга җавап бирде. "Киңәш бирергә кирәкми, монда эшләргә кирәк. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгу бар. Бу модага керде. Менә безнең телебезгә, традицияләргә дә ниндидер мода булырга тиеш. Яшьләрне өйрәтергә иде, чөнки картаеп беткәч соң була", - диде Морат Хөснетдинов.
"Хәзер кызыма утыз яшь, ул әйтә: “Син мине татарча өйрәтмәдең”, ди. Мин әйтәм: "Мин сине өйрәтмәдем, әмма кызың, малаең бар бит, аларны өйрәтик. Милли бәйрәмнәр булганда аларга мәгънәләрен аңлатып тор", дип әйтәм", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз