news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томск Татар мәдәнияте үзәге ат җигү әйберләре һәм кирәк-яраклары җыя

Томск Татар мәдәнияте үзәге ат җигү әйберләре һәм кирәк-яраклары җыя
Фото: © «Татар-информ»

Томск татар мәдәнияте үзәге ат җигү дирбиясе элементларын – атта йөрү, җигү, иярләү, ат белән идарә итү әйберләре һәм кирәк-яраклары – җыя. Бу хакта «Томск татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт мәдәният учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Җир астында композиция ясау өчен безгә бу әйберләр бик тә кирәк. Шулай ук теләсә нинди хәлдәге дагалар да кабул итәбез. Бездән – татлы чәкчәк һәм рәхмәт сүзләре», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot