Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томск шәһәрендә «Чәкчәк party» акциясе үткәргәннәр
23 сентябрь көнне Томск шәһәренең Новособорная мәйданында традицион «Чак-чак party» акциясе узган. Ул «Томская кулебяка» фестивале кысаларында оештырылган. Бу хакта Томск Татар мәдәнияте үзәге ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә яза.
Хәбәрдә әлеге татар сыеның барлыкка килү тарихын да бирелгән. «Легенда буенча, чәкчәк Идел буе Болгар дәүләтендә барлыкка килгән. Болгар ханы улының туенда өстәлдә моңарчы күрелмәгән сыйлар булуын таләп итә: ул озак бозылмаска, ат өстендә барганда ашау өчен уңайлы булырга, шул ук вакытта, чит ил кунаклары сокланырлык һәм озакка истә калдырырлык искиткеч тәмле булырга тиеш була», — диелгән хәбәрдә.
Томск халкы да татар татлысы — чәкчәкне татып караган, бүләккә исә бу тәм-томның рецептын алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз