Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томск өлкәсендә Сабантуй көннәре билгеле
12 июньдә 14.00 сәгатьтә Томск өлкәсенең Северск шәһәрендәге табигый паркта татар мәдәнияте һәм традицияләре бәйрәме – Сабан туе узачак. Бу хакта Томск Татар мәдәнияте үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Чараның программасына Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары концерты, халык уеннары, көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары кергән. Шулай ук милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин.
«Дуслар һәм гаилә белән бергә көнеңне истә калырлык итеп үткәрү өчен безгә кушыл! Северск табигый паркындагы Сабан туенда очрашканга кадәр! Татар мәдәнияте һәм традицияләре бәйрәменә кил!» - диелә хәбәрдә.
Сабан туе 8 июньдә – Томск шәһәрендә, 9 июньдә – Абытай авылында, 12 июньдә Северск шәһәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз