news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге 30 еллыгын билгеләп узды

Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге 30 еллыгын билгеләп узды
Фото: tatar-congress.org

2 декабрьдә Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул мәдәни үзәкне әлеге күркәм вакыйга белән котлады.

«Томск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге төбәктә дә, аннан читтә дә мәдәниятне, традицияләрне, телне, милли кыйммәтләрне популярлаштыра. Милләттәшләребез белән алып барган эшегез өчен рәхмәт. Сезгә зур уңышлар телим», – диде ул.

Милли Шура рәисе дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татар милли мәдәниятен саклаудагы һәм үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме Татар мәдәнияте үзәге директоры Шамил Халитовка һәм Татар мәдәнияте үзәгенең «Күбәләк» һәм «Чулпан» ансамбльләре җитәкчесе Нурия Сәйфелмөлековага бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән «Нур» ветераннар хоры әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Эльза Аннекова, шагыйрә Руфания Закирова, «Нур» ветераннар хоры әгъзасы Әлфия Мостафина бүләкләнде.

Бәйрәмдә Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары, Татарстан Республикасы артистлары, Новосибирск, Төмән, Кемерово, Омск, Алтай һәм Казахстан Республикасы татар оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Фойеда татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгына багышланган ретроспектив фотокүргәзмә урнашкан иде. Һәр кунак өчен мәдәният үзәге бүләк итеп тәмле чәк-чәк әзерләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100