news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Томск өлкәсендә Татар мәдәнияте фестивале ахырына якынлаша
23 марттан 30 апрельгә кадәр дәвам иткән фестиваль дистәгә якын мәдәни чараны берләштерә.
Скопировать ссылку
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Томск өлкәсендә Татар мәдәнияте өлкә фестивале ахырына якынлаша. Бу хакта Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
23 мартта Татарстан атистлары концерты белән башланган фестиваль 27 апрель көнне шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган сәнгатьле сөйләм өлкәкүләм бәйгесе белән тәмамланачак.
Фестиваль кысаларында, 14 апрель көнне Татар мәдәнияте үзәгендә "Чишмәкәй" татар җырын башкаручылар конкурсы узачак. Балалар өчен оештырыла торган бәйге быел 12 нче тапкыр гамәлгә ашырыла.
20 апрельдә милләттәшләр "Татар иҗаты көне" иҗади кунакханәсен уздырырга ниятли. Чарада үзешчән шагыйрьләр катнашачак.
Моннан тыш, 23 марттан 30 апрельгә кадәр Татар мәдәнияте үзәгендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot