Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Алар татар кызының сыйфатлары хакында язма әзерләгән, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгән.
(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018″ бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә Томск шәһәрендә "Татар кызы-2018" конкурсының төбәк этабы узган. Быел ул Томск шәһәренең индустриаль көллиятендә булган конкурста 12 кыз катнашкан, сайлап алу турларын узгач 4 чибәр кыз финалга чыкккан.
"Кызлар бер айдан артык бәйгедә үз сәләтләрен үстерү максатыннан вокал, бию, тел дәресләрен алды. Финалисткалар дүрт номинациядә үзләренең сәләтен, тырышлыгын, уңганлыгын расларга тиеш иде. Алар сәхнә йөрешендә, татар кызының нинди сыйфатларга ия булуы хакында язмада, үзләре әзерләп килгән милли ашамлыклары аша, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләп үз сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук иҗади конкурста – җыр яисә бию башкарып, сәнгать өлкәсендә осталыкларын күрсәттеләр", диелгән әлеге хәбәрдә..
Бәйгедә Эльвира Мавлюкеева җиңгән. Номинацияләрдә җиңүчеләр: "Иң гүзәл кыз" - Зарина Абышова, "Тырыш кыз" - Зимфира Аплина, "Нәфис кыз" - Эльмира Галиева, "Татар телен иң яхшы белгән кыз" - Мавлюкеева Эльвира .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз