news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томск өлкәсендә ай дәвамында Татар мәдәнияте фестивале узачак

Фестиваль дәвамында төрле юнәлештәге мәдәни чараларны тамаша кылырга мөмкин.

Томск өлкәсендә ай дәвамында Татар мәдәнияте фестивале узачак
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Бүгеннән Томск өлкәсендә Татар мәдәнияте фестивале башлана. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта җирле Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
10 апрельдәге чара "Нур" ветераннар хорына багышланачак. 11 апрельдә исә Томск татарлары Татарстан кунакларын көтә. "Казан җырлый" концертында Чулпан Йосыпова, Фәнил Мөбәрәкҗанов, Данис Мөхәммәдиев, Мансур Хәйретдинов чыгыш ясаячак.
 
16 апрельдә "Замандашлар" клубы гастрольләре кысаларында, "Аулак өй" программасы тәкъдим ителәчәк. 18 апрельдә "Карга боткасы", 20 апрельдә "Чишмәкәй" яшь татар җыры башкаручылары бәйгесе узачак. 
 
21 апрельдә исә Томск татарлары шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышлап, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырачак. 23 апрельдә җирле татар шагыйрьләре әсәрләренә багышланган Татар иҗаты көне үткәреләчәк. 
 
Ай дәвамында Г. Тукай иҗатына багышлнаган күргәзмә белән танышырга мөмкин булачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot