news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары Татарстанда концертлар күрсәтәчәк

Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең 25 еллык юбилей кичәсендә катнашты һәм иҗат коллективларын Татарстанга чакырды.

Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары Татарстанда концертлар күрсәтәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 26-29 март көннәрендә Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары үзләренең концерт программалары белән Татарстанга килә. Аларның чыгышын 27 мартта Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә һәм 28 мартта Арча шәһәренең Мәдәният йортында карап булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конргессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2018 елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең 25 еллык юбилей кичәсендә катнашты һәм биредәге коллективларның эшчәнлегенә сокланып милләттәшләребезне Татарстанга чакырды. Иҗат коллективлары әлеге чакыруны бик теләп кабул итте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге каршында бүгенге көндә «Айнур» хореографик ансамбле, «Ялкын» вокаль ансамбле, «Нур» ветераннар үзешчән хоры, «Чулпан» вокаль-хореографик хоры, «Яшел диңгез» яшьләр клубы, балалар өчен «Татар теле һәм мәдәнияте» түгәрәге, «Якташлар» татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр клубы, «Замандашлар» ретро-клубы һ.б. эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100