news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томск өлкәсе биредә гомер иткән татар халкына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт белдерә

Милли шура рәисе Томск өлкәсенең эчке сәясәт буенча Губернатор урынбасары белән очрашты

Томск өлкәсе биредә гомер иткән татар халкына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт белдерә
tatar-congress.org

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Томск өлкәсенең эчке сәясәт буенча Губернатор урынбасары Сергей Ильиных белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәргә кирәк, Васил Шәйхразиев Себер федераль округында эшлекле сәфәрдә. Кичә Милли шура рәисе Томск өлкәсе татар оешмалары активы һәм Себер федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Аннары биредә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде.

Сергей Ильиных белән рәсми очрашу барышында Васил Шәйхразиев Томск өлкәсе татар оешмаларының теләкләрен җиткерде. Алар Томск шәһәрендәге Сабантуй өлкәкүләм чаралар исемлегенә кертүне сораган. Шулай ук Милли Шура рәисе Томск хакимиятенә кичә Томск каласында оештырылган чараларны үткәрүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

Сергей Ильиных үз чиратында Томск өлкәсендә гомер иткән татар халкына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте. Республиканы күп яктан үзләре өчен үрнәк буларак күрүләрен җиткерде.

Очрашуны тәмамлап, Васил Шәйхразиев Сергей Ильиныхка Татарстаннан истәлекле бүләк тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100