news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар

Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре кунакларны халык-кулланма сәнгате белән таныштырачак.

Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”).  Иртәгә, 20 февраль көнне, Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Томскның “Кольцевая” китапханәсендә “Милли сезоннар. Татарлар” дип исемләнгән бәйрәм марофоны узачак. Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре кунакларны халык-кулланма сәнгате белән таныштырачак. Милли баш киемнәре, музыкаль кораллар, курчаклар һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Иҗади коллективлар милли биюләр һәм җырлар башкарачак, шулай ук Томск халкы “Түбәтәй” татар уенын уйный алачак. Барлык теләгәннәр татар костюмнарын киеп карый, фотосессиядә катнаша, халык уен коралларында уйный һәм чәк-чәктән авыз итеп карый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot