Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томск дәүләт университетында татар теле юнәлеше буенча укыта башларга ниятлиләр
Башкалабызга тәҗрибә уртаклашу максаты белән килгән галимнәр төркеме кичә Бөтендөнья татар конгрессында булып китте.
(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Томск дәүләт университетында татар теле юнәлеше буенча укыта башлау турында уйланалар. Бу хакта филология фәннәре докторы, Томск дәүләт университетының инглиз филологиясе кафедрасы профессоры Ольга Нагель әйтте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Ольга Нагель сүзләренчә, Томск университетында төрле телләр укытыла, әмма төрки телләр төркеменә караганнардан – бары тик төрек теле генә үзләштерелә.
Башкалабызга тәҗрибә уртаклашу максаты белән килгән галимнәр төркеме кичә Бөтендөнья татар конгрессында булып китте. Бирегә Казан дәүләт университетының тел белгечләре, Фәннәр академиясе галимнәре дә чакырылган иде.
"Без диалогка ачык. Шуңа да университетыбызда татар теле юнәлеше буенча укыта башлау мөмкинлеген карарга да әзербез. Әлбәттә, моның өчен безгә Татарстан ярдәме кирәк. Чөнки без үзебез хезмәткәрләрне туплый алмыйбыз, безгә бу юнәлешне күтәрергә булыша алырдай белгечләр кирәк. Бу бакалавриат дәрәҗәсендә укыту да, магистратура дәрәҗәсендә укыту да булырга мөмкин.
Әлегә бездә татар теленә укыту иң күп дигәндә урта белем алу дәрәҗәсендә туктала", — дип белдерде Ольга Нагель.
Казан дәүләт университеты вәкилләре Томсктан килгән коллегаларына теләктәшлек итәргә әзерлеген белдерделәр. Алар сүзләренчә, үзара багланышларны җайлау өчен хезмәттәшлек турында килешү дә төзергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз