news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәгендә Себер татар теле һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде

Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәгендә Себер татар теле һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Чара ел саен түгәрәк өстәл форматында уза. Быелгы түгәрәк өстәл «Себер татар теле көне - рус-татар һәм рус-төрек дөньяларын гармонияләштерүнең югары нәтиҗәле коралы» дип исемләнгән иде. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.

Түгәрәк өстәлнең модераторы буларак чараны Төмән шәһәре Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин алып барды. Чара Төмән өлкәсенең Милләтләр эшләре комитетының Милли-мәдәни берләшмәләр һәм Казаклар эшләре бүлеге җитәкчесе Эльмира Алиева, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча шәһәр комитеты рәисе Платон Осоткин катнашында узды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot