Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томас Винклер: Татарстан белән Даниянең алга таба хезмәттәшлеге өчен көчле нигез бар
Татарстан Президентының Дания Корольлеге илчесе белән очрашуы Казан Кремлендә узды.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм бүген төбәкара дәрәҗәдә эшлекле элемтәләргә ярдәм итү аеруча әһәмиятле икәнен искәртте.
Ул Татарстанда Дания Корольлеге белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе ресурсларны саклау, югары технологияләр һәм җиһазлар өлкәсендә булуын искәртте.
Татарстанның нефть химиясе өлкәсе предприятиеләре һәм республика вузлары «Хальдор Топсе» Дания компаниясе белән хезмәттәшлек итә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук республикада "Алабуга" МИЗ территориясендә "Роквул" компаниясе актив эш алып бара. Анда Европадагы иң зур янмый торган материаллар җитештерү заводы эшли. Башка өлкәдә дә проектлар бар.
Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлеге илчелеге вәкилләрен минераль мамык субстратлары җитештерәчәк яңа производствоны ачу тантанасында катнашуга чакырды. Аның сүзләренчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Дания арасында тышкы сәүдә әйләнеше, узган ел белән чагыштырганда, 10 кат арткан һәм 100млн. доллар тәшкил итә. Әмма яхшырак заманда әлеге күрсәткеч югарырак иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, хезмәттәшлек өчен югары технологияләр, энергетика, машина төзү, станоклар төзү, сәламәтлек саклау, фармацевтика, агросәнәгать комплексы, инновацион җитештерү өлкәләре кызыклы.

Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белдергәнчә, Татарстан белән Даниянең алга таба хезмәттәшлек өчен гаять көчле нигезе бар. Ул товар әйләнеше күләмен арттыру мөмкинлекләре барлыгын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз