news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең «Зөбәрҗәт» фольклор һәм җыр халык ансамбле үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

Төмәннең «Зөбәрҗәт» фольклор һәм җыр халык ансамбле үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте
Фото: yanarish72.ru

Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә район, өлкә, халыкара фестивальләр, конкурслар лауреаты, Түбән Тәүде авылының визит картасы булып торган «Зөбәрҗәт» фольклор һәм җыр халык ансамбле үзенең 10 еллык юбилее уңаеннан, «Зөбәрҗәтле аулак өй кичәсе» дип аталган бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте. Бу хакта «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазина хәбәр итә.

«Концерт бер тында үтеп китте дисәң, бер дә арттыру булмас. Зөбәрҗәтлеләр югары дәрәҗәдә әзерлекләре, сәләтләре, матур милли костюмнары белән зал тутырып килгән тамашачыларны кабат үзләренә гашыйк иттеләр. Һәм аларны җыр-биюләр, уеннар белән тулыландырып театральләштерелгән тамаша аркылы татар халкының милли колориты, җанлы бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре дөньясына чумдырган күңелле сәяхәткә алып киттеләр. Тамашачыларны башта аулак өйгә, Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәренә, каз өмәсенә, кыз урлау, никах һәм башка милли йолаларга чакырдылар.

Җыр-биюләр белән Зур җыен оештырып, кунакка Түбән Тәүде округының күренекле «Киндерле кичләре» (җитәкчесе Фәния Краморова, Киндерле авылы), «Саз» (Әбүзәр Миңнебаев, Тарман авылы) фольклор, «Ихлас» (Альбина Әхтәриева, Киндерле мәктәбе) бию ансамбльләрен чакырдылар. Алар юбилярларның шатлыкларын бүлешеп, матур җырлар, җитез биюләр бүләк иттеләр. Котлау сүзләре белән Төмән өлкәсе Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров, «Төмән өлкәсе белорусларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Стецкевич чыгыш ясадылар. Алар ансамбльнең уңышларын барлап, ансамбльнең стилен, үз йөзен булдырган, аны югары профессиональ дәрәҗәдә җитәкләүче Эльвира Голубевага, аның җырчыларына рәхмәт һәм мактау сүзләре яудырдылар.

Себердә яшәүче татарларның мәдәни мирасын саклау эшендә башкарган рольләрен ассызыклап, бүләкләр тапшырдылар. Сергей Евгеньевич музыкаль күчтәнәч итеп, белорус халык җырын башкарды, шулай ул тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Бәйрәм барышында Түбән Тәүде округы башлыгы Сергей Борисевичтан «Зөбәрҗәт» ансамбленең һәр катнашучысына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тамашачылар җыр-моң, биюләр белән сугарылган кичәдән ләззәт, онытылмас тәэсир алып, күтәренке кәеф белән таралдылар.

«Бүгенге концертыбыз тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде, шуңа бик сөендек. Юбилей концертына озак һәм тәфсилләп әзерләндек. Кайбер көнне 3 сәгать буена репетиция ясадык. Ә бит безнең җырчыларыбызның кайсысы күршедәге Киндерле, Эске авылларында яшиләр, үз транспортлары белән йөриләр, ә күбесе зур хуҗалык та тоталар. Шуңа карамастан, репетицияләрне калдырмыйлар, һәрьяктан миңа ярдәм итәләр, тырышалар, шуңа мин зөбәрҗәтлеләремә бик рәхмәтлемен», - дип сүзен башлады ансамбль җитәкчесе Эльвира Голубева. - Без Түбән Тәүде муниципаль округының «Мәдәният» автоном учреждениесенең мәдәният һәм ял үзәге базасында эшлибез».

Коллективта 10-13 хатын-кыз җырлый һәм 1 егетләре дә бар. «Безнең репертуарда - татар, кырым татарлары һәм башкорт халык җырлары, популяр татар эстрада җырлары. Шулай ук без тамашачыларыбыз игътибарына фольклор әсәрләрен дә тәкъдим итәбез. Шушы вакыт эчендә үзебезне өлкәгә генә түгел, чит регионнарга да таныттык. 2023 елда өлкә мәдәният департаменты карары белән «Һәвәскәр сәнгать иҗатының халык коллективы» исеме бирелде. Билгеле, бу исем җиңел генә бирелми. Аннары 2024 елда «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы һәм «Милләтнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру» төбәк проекты кысаларында өлкә мәдәният департаменты ярдәмендә без «Мәдәният» иклкүләм проектының «Иҗади кешеләр» төбәк программасы грантлары конкурсында җиңү яуладык. Ул акчага татар милли костюмнарын тектердек. Форсаттан файдаланып, өлкә хакимиятенә, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенә, Түбән Тәүде округының «Мәдәният» үзәгенә ансамблебезнең иҗади үсешенә, гомумән, өлкәбездә татар мәдәниятен үстерүгә зур ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтебезне белдерәбез», - дип сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot