news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең Яркәү районы Кәеш авылында мәчет салалар

Төмәннең Яркәү районы Кәеш авылында мәчет салалар
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Тиздән мәчет ачылыр» дигән язма чыкты.

Себер жирлегендә, табигатьнең искиткеч матур урынында - зур күл буенда урнашкан Яркәү районының Кәеш авылында Аллаһ йорты - яңа мәчет салынып килә. 3 октябрь көнне авыл егетләре бергә җыелышып өмә үткәрделәр, ягъни мәчетне һәм аның тирә-ягын затлы тимер койма белән коршап алдылар.

Заманча, бик килештереп эшләнгән яңа капка да урнаштырылды. Ошбу изге хезмәттә кулларын сызганып, бик тырышып катнашкан егетләрнең исемнәрен дә әйтеп китәбез: Мөнир Бакиров, Шакир Әминов, Мөчип Назаров, Данир Алеев, Айрат Корманбаков, Айдар Ижбулаев, Динар Корманбаков. Аларга һәм Әхмәт Әминовка, Исхак Айткуловка, Шакир Әминовка, шулай ук Фәнис, Илмарга һәм эшче егетләрне ашлар пешереп, ашатып-эчергән апаларга зур рәхмәтләр белдерәбез.

Әгәр дә кемнең дә исеме әйтелмәсә, гафу үтенәбез. Ин ша Аллаһ, тантаналы рәвештә мәчет ачылу чарасы да тиз вакытта килеп җитәр дигән теләктә калабыз, дип сөйләгән Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов. Төмән шәһәреннән Фатыйх Гарифуллин шул хакта язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100