news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең «Яңарыш» газетасы язылу нәтиҗәләре турында: Укучыларыбызны югалтмаска тырышабыз

Төмәннең «Яңарыш» газетасы язылу нәтиҗәләре турында: Укучыларыбызны югалтмаска тырышабыз
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Укучыларыбызны югалтмаска тырышабыз» дигән язмасы чыкты.

2024 нче елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре буенча «Яңарыш» өлкә газетасына язылучыларның саны Тубылда кимемәде. Газетаны «Синтез» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә узган концертлар алдында шәһәр халкы һәм Тубыл, Вагай, Уват районнарыннан килгән якташларыбыз да яздыралар. Мәдәни, дин, сәнгать, мәгариф яңалыклары, татар халкы тормышы белән кызыксынган укучыларыбыз «Яңарыш»ны укыйлар. Укучыларыбыз өлкәдә һәм шәһәребездә узган вакыйгалар, иҗади бәйгеләр, татар авыллары яңалыклары, хезмәт кешеләре, күренекле шәхесләр турында язылган язмалар ошаганы турында әйтәләр.

Фото: © https://yanarish72.ru

Белгәнебезчә, хәзер күпчелек кеше мәгълүматны интернеттан укып белә, шунлыктан, тиражны саклар өчен, без төрле акцияләр оештырабыз. Мисалга, «Туганыңа «Яңарыш»ны яздыр» акциясендә игелекле, ярдәмчел, туганлык мөнәсәбәтләрен саклаган, якыннарын хөрмәт иткән киң күңелле милләттәшләребезне искә алып, аларга рәхмәтләребезне белдерәбез.

2024 нче елның беренче яртыеллыгына 46 кешене «Яңарыш»лы иткән Зәйнулла Бахметовка, 10 кешене газетага яздырган шәһәр Думасы депутаты Эдуард Мәхмүтовка, Илдар Алтыевка, Фәннур хазрәт Казыймовка рәхмәтлебез. ООО «Лифтремонт» оешмасы җитәкчесе Маннур Сәйфуллинның ярдәме белән 15 нче мәктәпнең 20 укучысына «Яңарыш» тапшырылачак.

Газетага туганнарын, дусларын яздыруда ярдәм итүче Нәсимә Кормановага (17 кеше), «Ак калфак» шәһәр хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага (12 кеше), Маслаудан Фәүсия Мәмәтовага (8 кеше) изге теләкләребезне юллыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.

Тубыл шәһәренең үзәк почтасының газета-журналларга яздыру бүлеге белгече Нурия Вафеева: «Льготалы яздыру көннәрендә җирле газеталарга яздыру нокталарын булдырырга тырышабыз. Мәдәният үзәкләрендә концертлар алдында яздыру оештырыла. Мондый чараларга тубыллылар өйрәнделәр. Бүләкләр алып безнең милләттәшләребез эшләгән оешмаларга барып яздыру да күңелле үтә. Милләт җанлы якташларыбыз Гөлназ Авазбакиевага, аның коллегаларына, Фәридә Нәчметдиновага һәм аның хезмәттәшләренә эшләрендә уңышлар телибез.

Декабрьнең соңгы көннәрендә Тубыл районы авылларыннан 10га якын кеше «Яңарыш»ка язылмыйча калганбыз, дип шалтыраттылар. Аларны инде февральдән үткәрәбез. Авылларда почта хезмәткәрләренә халык белән тырышып эшләргә кирәклеге турында искәртеп торсак та, мондый хәлләр еш очрый. Тубылда татар газета һәм журналлар укучылар барлыгы сөендерә. «Яңарыш», «Сөембикә», «Татарлар», «Ясминә»не яздыралар, укыйлар. Газетаны вакытында китермәсәләр, доставка бүлегендә бу мәсьәләне көнендә чишәргә тырышам», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Тыгыз элемтәдә эшләгән, һәрвакыттагыча актив булган себер-татар мәдәният үзге җитәкчесе Айгөл Моратовага һәм коллективына, Тубылның 15 нче мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллинга, укытучыларына уңышлар телибез. «Яңарыш»ны яздыручыларга Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романын бүләк итәргә безгә 9 китап биргән Сәкинә һәм Нур Зәнкиевларга рәхмәтлебез.

90 нчы елларны шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә күп укытучылар эшләде. Алар белән элемтәбез өзелми. Бүгенге көндә кайда гына эшләсәләр дә, татар телен, мәдәниятен, үзәктә эшләгән елларны алар онытмыйлар. Аралашып яшәгән коллегаларым, дусларым «Яңарыш»ка Вконтакте, мессенджерлар аркылы беренчеләрдән булып язылалар. Араларында олы хөрмәткә лаеклы җитәкче вазыйфасын башкаручылар, укытучылар, тәрбиячеләр, лаеклы ялда булганнары да бар.

Без кызыклы, актуаль мәкаләләргә бай булган «Яңарыш» газетасы 2024 нче елны укучыларына вакытында барып ирешсен иде дигән теләктә калабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100