news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең «Яңарыш» газетасы хәбәрчесе Түбән Тәүде районында юкка чыккан авылларны барлаган

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Диләфрүз Фәхретдинованың «Кайда син туган авылым?» дигән язмасы чыкты.

Илебездә кайчандыр гөрләп торган авыллар урынында хәзер үлән баскан ташландык җирләр исәпсез. Кайчандыр аларда тормыш барган, крестьяннар икмәк үстергәннәр, терлек асраганнар, балалар тәрбияләгәннәр. Төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан ул авыллардан топографик картада исемнәр белән архив мәгълүматлары гына калган.

Бик үкенеч хәл авылларның юкка чыгуы. Бөек Ватан сугышы елларында халкы хөкүмәткә күпме икмәк, ит, сөт, агач һәм башкасын тапшырып, Җиңүне тизләткән аларның.

Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районындагы юкка чыккан авыллар турында кызыксынып, интернетка кердем. Андагы мәгълүматларны күреп, чәчләр «үрә торды». Баксаң, Бөек Ватан сугышыннан соң, шушы территориядә 148 авыл беткән. Исемлектә исеме, кайсы авыл советына керүе, кайчан яшәүдән туктавы язылган. Бу исемлектә татар авыллары исемнәре дә байтак. Мәсәлән, исемлек буенча аска төшеп, Болтан авылында туктадым. Анда Иска авыл советына кергән, 1956 елда Чугунаево авыл советына теркәлгән, 1981 елда районның хисап мәгълүматларыннан сызып ташланган, диелгән.

Болтан авылы – Иска елгасының уң як ярында урнашкан булган (Чугунаеводан 4 чакрым ераклыкта). Татарстан Республикасының Мамадыш районы, Юкачи авылы халкы тарафыннан 1914 елда оешкан. Шунысы кызык, күченеп килгән кешеләр керәшен (православие дине) татарлары булганнар. 2010 елгы Бөтенроссия халкын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә 35 мең шушы милләт вәкиле теркәлгән.

Болтан авылында бер чакрымлык бер генә урам булган. 1930 елларда «Якты юл» («Светлый путь») исемле колхоз оешкан. Клуб, башлангыч мәктәп, терлек фермасы (120 баш эре мөгезле хайван, 3 мең дуңгыз), су тегермәне, тимерлек һәм кибет булган.

Мәктәп ике бинада урнашкан. Берсендә – беренче һәм өченче, икенчесендә – икенче һәм дүртенче сыйныфлар укыган. Авылда 50дән артык йорт исәпләнгән. Һәр гаиләдә бишәр, ике гаиләдә – уникешәр бала тәрбияләнгән.

Милли мохитне сакларга тырышканнар. Һәр бәйрәмгә карата концерт куйганнар. Рус җырлары белән бергә татар моңнары да яңгыраган. Өйдә татар, читтә рус телләрендә сөйләшкәннәр. Чиркәү бәйрәмнәрен үткәргәннәр, аеруча Пасханы көтеп алганнар: өйләрне бизәгәннәр, йомырка буяганнар, бер-берләренә кунакка йөргәннәр. Зурлар эшкә китсәләр, бала-чага әби-бабай белән калган. Бу авылдан медицина, мәдәният, мәгариф тармаклары белгечләре чыккан. Мәсәлән, Түбән Тәүде районы мәгариф бүлеге мөдире булып озак еллар Иван Андреев эшләде. Аны районда белмәгән кеше юктыр, Иван Никифорович матур итеп татарча сөйләшсә, кешеләр шакката.

1974 елда Болтаннан соңгы гаилә күченеп китә. Хәзерге көндә зираты гына бар.

Мәсәлән, чуваш авылы Рысевоны хәтерлим. 2009 елны янгын чыгып, авыл яңадан яшәп китә алмады. Ул Канчәбер белән Кыткүл авыллары уртасында эчтә, урманнар арасында урнашкан иде. Рысево 1927 елны 175 кешегә исәпләнеп салынган. Түбән Тәүде районы җир бирү комиссиясе карары буенча, 1928 елның 24 мартында җир официаль рәвештә Рысево поселогына беркетелә. 1928 елны беренче яшәүче гражданнар исемлегенә 30 хуҗалык теркәлгән. Алар Чуваш автоном Республикасыннан күчеп килүчеләр. 1928 елда «Красный кустарь» колхозы оешкан. 2007 елда авылда 8 хуҗалыкта 21 кеше яшәгән.

Исемлектә Яңа Болгар (Петрунькино авыл советына кергән, 1955 елда беткән), Олы Йорт (Эске авыл советына кергән, 1953 елда беткән), Камай (Новоникольск авыл советына кергән, 1978 елда беткән), Турай (Киндерле авыл советына кергән, 1950 елны хисаптан алынган), Усман (Ахман авыл советына кергән, 1984 елда беткән) һәм башка татар авыллары бар.

Авылларның, нигездә, ничәнче елларда юкка чыгуларына игьтибар иттем. Күпчелеге 1960-1965 елларда таркалган. Кызык өчен интернеттан СССР да еллар буенча халык исәбен карадым. Мәсәлән, 1939 елны Россиядә 108 млн 377 кеше яшәгән, шәһәр 33% , авыл халкы 67 % тәшкил иткән. Башка елларны сикереп, шунда ук 1959 ел күрсәтелгән: 117 млн 240 мең кеше яшәгән, шәһәр 52 %, авыл халкы 48 % тәшкил иткән. Бу нәкъ СССР да Никита Хрущев идарә иткән елларга туры килә.

Димәк, Түбән Тәүде районында 148 авыл юкка чыккач, сугыш вакытында алар һәр 3-4 чакрым саен булган дип күз алга килә. Мәсәлән, 6 чакрым арада Киндерле, Маслян, Паченка авыллары урнашкан, элек алар уртасында Щелконогово (1950 елда беткән), Курья (1970 елда беткән) булган.

Әүвәлге Тукман авылы (1965 елны бетерелгән) башка җирдә утырган булган, хәзерге поселок белән бутарга кирәкми. Мин Төмән өлкәсендәге бер районны гына мисалга китереп анализ ясадым. Якын-тирәләрен яхшы белүчеләр, тарихчылар башка районнарны да шулай тикшереп, газетага язып җибәрсеннәр иде. Бу бит тарих, туган ягыбызны белергә тиешбез.

Кечкенәме ул, зурмы, яшәп торган авылларыбызны саклыйк, үстерик. Туган авылыңнан да кадерлерәк, ямьлерәк нәрсә бар?

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100