news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең «Яңарыш» газетасы: Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә

Төмәннең «Яңарыш» газетасы: Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә
Иляна Кәбирова укучылары белән
Фото: "Яңарыш" газетасы

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Асия Зимагулованың «Авыл укытучысы» дигән язмасы чыкты.

Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган киң күңелле, сабыр, изге кеше; балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплап, оста итеп башкаларга да бирә белүче. Минемчә, укытучы – ул һөнәр түгел, ул – яшәү мәгънәсе.

Бүгенге мәкаләм Вагай районында урнашкан матур табигатьле Меткә исемле авылдагы аз комплектлы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы Иляна Кәбирова турында. Ул берүзе дүрт сыйныфны укыта, үзе хуҗабикә булган бу мәктәптә нибары 12 бала белем һәм тәрбия ала. Казанлы урта мәктәбенә караган яңа мәктәп 2023 елның 1 сентябрендә тантаналы рәвештә ачылды, һәм балалар искиткеч матур, замана таләпләренә туры китереп җиһазланган хыял-мәктәптә тырышып-тырышып укый башладылар. Иҗади эшләүче, эзләнүчән, максатчан Иляна Рәүк кызы укытучы эше турында болай сөйләде:

- Мин – 10 ел стажы булган башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм яраткан авылым укытучысы. Хезмәтем тынгысыз. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә нәни бала: «Исәнмесез, апа», – дип каршы ала, кайтып киткәндә: «Сау булыгыз, апа», – дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Бүгенге заманда укучының күңелен яулап алу өчен, укытучының күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бала күңеленә үтеп керү, аларны туры юлга бастыру нык җаваплылык сорый торган эш. Бала йөрәге синең һәрбер сулышыңны тоеп, эшеңә сокланып яши.

Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Авыл укытучысы, үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыра.

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Иляна Рәүк кызы заман белән бергә атлый. Үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып эшли. Катлаулы дәресләре дә мавыктыргыч уза. Ул аларны, иҗади якын килеп, уеннар, күнегүләр, инновацион технология элементлары белән бергә алып бара.

Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Меткә мәктәбе укучылары матур итеп татарча җырларга, биергә, оста итеп рәсемнәр, кул эшләрен ясарга яраталар, спорт белән шөгыльләнәләр. Мәктәптә һәр бәйрәмгә кызыклы, күңелле, файдалы чаралар үткәрәләр, Казанлы мәктәбендә оештырылган бәйрәмнәрдә дә актив катнашалар.

Иляна Рәүк кызы тумышы белән Тугыз авылыннан, дус-тату, күп балалы, талантлы укытучы Әйтбикә Бәхмет кызы гаиләсендә тәрбия алды, кече вакытыннан әнисе шикелле укытучы булырга хыялланды. Мәктәптән соң Тубыл педагогия институтында белем алды. Берничә ел Тугыз, Казанлы мәктәпләрендә дә эшләргә өлгерде, тик тормыш иптәшенең туган авылы Меткәдә үзенең йортын төзисе килде. Аларның уртак теләкләре тормышка ашты: зур матур йорт та төзелде, мәктәптә яраткан эш тә булды. Тырыш Иляна Рәүк кызы тормыш иптәше Идрис белән үзләренең хуҗалыкларын алып баралар, акыллы, тәүфыйклы 2 кыз, 2 малай үстерәләр. Олы кызлары 8 сыйныфны тәмамлый, ә кечеләре бик теләп балалар бакчасына йөри.

Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында, дип уйлыйм. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була, һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100