news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең Винзили бистәсендә «Дуслык» татар клубының юбилеен бәйрәм итәләр

Төмәннең Винзили бистәсендә «Дуслык» татар клубының юбилеен бәйрәм итәләр
http://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Дуслык» клубы җитәкчесе һәм ветераннар советы әгъзасы Винира Нигъмәтуллинаның «Дуслык»ка - 10 яшь» дигән язмасы чыкты.

21 февраль көнне Винзили бистәсенең «Вернисаж» ял итү йортында «Дуслык» татар клубының юбилей кичәсен үткәрдек.

2013 нче елда мин Винзили китапханәсендә эшли идем. Шул вакыт китапханә мөдире Надежда Рожицына миңа шундый киңәш бирде: «Винира Мусиевна, үзегезнең татар клубын оештырып җибәрсәгез бик әйбәт булыр иде», - диде.

Менә шулай итеп без үзебезнең клубны оештырдык, «Дуслык» дип исем куштык. Безгә китапханәдә үзебезгә эш бүлмәсе бирделәр. Клубның бурычы: бердәмлек, дуслык, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләсе яшь буынга җиткерү.

2013 нче елдан 2021 нче елга кадәр безнең очрашулар, чаралар китапханәдә үтте, ә 2022 нче елда безне яңа ял итү йорты «Вернисаж»га кабул иттеләр. 10 ел эчендә без бик күп эшләр башкардык: бистәбез һәм район чараларында катнаштык, Җиңү көненә, Россиянең туган көненә, Өлкәннәр, Бердәмлек көненә, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә катнаштык, Сабан туйларында җырлап-биеп, татар халкының йолаларын күрсәттек. 2022 нче елда татар мәдәнияте көннәрендә дә катнашып, үзебезнең сәләтләребезне күрсәттек.

Барлык эшләнгән эшләребез өчен «Дуслык» клубы күп Мактау кәгазьләре, кубоклар белән бүләкләнде.

10 еллык юбилейга без күп кунаклар чакырдык. Юбилейга «Дуслык» клубы әгъзаларының оста итеп эшләнгән эшләреннән күргәзмә оештырдык. Клубның стенасын Мактау кәгазьләре, кубоклар бизи иде. Ә уңган хуҗабикәләр өстәлләргә татар халкының тәмле милли аш-суларын әзерләделәр.

Кунаклар өстәлләр артында чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял итеп, концерт карап, аралашып утырдылар.

«Дуслык» клубын котларга Винзили бистәсе хакимият башлыгы Елена Осипова, өлкә Думасының депутат ярдәмчесе Надежда Рожицына, район депутаты Екатерина Колпащикова, район татар автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, «Вернисаж» ял итү йорты директоры ярдәмчесе Елена Брызгалова килделәр.

Клубның эшләгән эшләренә зур бәя биреп, бик күп мактау сүзләре әйттеләр, Мактау кәгазьләре, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Клуб әгъзалары, үзләре теккән күлмәкләрне киеп дефиле оештырдылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,

Юбилярларны котларга «Танцуют все» ансамбле килде һәм матур итеп татар, рус биюләрен биеделәр, Сергей Снохин үзенең матур җырларын башкарды.

Юбилей бик матур үтте. Кунакларыбыз күңелләнеп, бик шатланып «Дуслык» клубына уңышлар теләп таралыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100