news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең Вәчир авылы халкы Тубыл себер-татар мәдәнияте үзәге җырчыларына рәхмәт белдерә

Төмәннең Вәчир авылы халкы Тубыл себер-татар мәдәнияте үзәге җырчыларына рәхмәт белдерә
http://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез» дигән язма чыкты. Аны Вәчир авылы халкы исеменнән Гөлшат Турышева язган.

9 февраль көнне Тубыл себер-татар мәдәнияте үзәгенең танылган җырчылары Вәчир авылына концерт белән килделәр. Бу кичәне оештыручы Рузалия апа Корманова ачып җибәрде. Концерт карарга килүчеләргә артистлар матур җырлар башкарып, Рузалия апа уеннар оештырып, оста сүзләр белән үрелеп барды. Уенда катнашкан апаларга «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән спектакльләренә түләүсез билет тапшырдылар.

Бу спектакль белән Казан шәһәрендә 2 нче урынны яулаганнар икән. Менә инде чыннан да «Бер күрешү - үзе бер гомер». Елына бер мәртәбә килеп, халыкны сөендереп, концертлар үткәрүләре бик шатландыра. Киләчәкләре тагын да матур, өметле булсын, яңа иҗади үрләр яуларга язсын!

Үзәк артистлары чыгышларын бик яратып карадык, болар: Айгөл Моратова, Айгөл Корбанова, Хәсән Хучашев, Илнар Колмәмәтов, Динара Әбсәләмова, Рузалия апаның һәр сүз-хәрәкәтенә сокланып утырдык, көндәлекне аеруча ачыкланган мизгелләрендә рәхәтләнеп көлдек. Аларның һәрберсенә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100