Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәннең Турай авылыннан Юсуповлар нәселе шәҗәрә бәйрәменә җыелды
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Лариса Тузмөхәммәтованың «Юсуповлар шәҗәрә бәйрәменә җыелдылар» дигән язмасы чыкты.
Төмән районы, Турай авылыннан Юсуповлар фамилиясе күпләргә бик таныш. Әлегә кадәр барысы да шушы авылда дус-тату, аралашып яшиләр. Үзләренең ата-бабаларын дүртенче буынга кадәр беләләр. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү – барыбызның да изге бурычы. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы аңлар.
Һәм бу сорау барлык туганнарны борчыган. Алар барысы да уртак фикергә килеп, Фәрхәд Шамурадовка мөрәҗәгать иткәннәр. Ул нәсел шәҗәрәләрен төзүче, «Бигәтен тарихы», «Рәгес авылының шәҗәрәсе китабы» җыентыклары авторы.
Борынгы нәселнең шәҗәрәсен тәкъдим итү презентациясе Ямбай авылы музеенда узды. Фәрхәд белән очрашуга Юсуповларның дүрт тармагы онык-оныкчыклары җыелды: Баһаветдин тармагыннан - Розалия, Әүхәт, Динә, Нэля, Хәйретдиннән - Суфия һәм Луиза, Кәүһәриядән - Хәбибулла, Хөснетдин тармагыннан Ләйлә, Сүрия, Гөлнур, Регина, Лариса, Лиана очраштылар. Җентекләп архив документлары (Төмән районының Ямбай авыл советы гражданнарның 1926-1927 елларга караган подворный исемлеге, 1782, 1795, 1812, 1816, 1834, 1850, 1858 еллардагы ревизия кәгазьләре, 1897 елда Россия империясендәге беренче җан исәбен алу мәгълүматлары) белән эшләү нигезендә Юсуповлар нәселенең нәсел схемасы төзелә.
«Юсупов» фамилиясе 1767 елгы Юсуп-Юзуп Усямовтан таралган.
Безнең буын Урта Азиядән чыккан бохарлыларга карый икән. Бохарлыларның төп яшәү территорияләре XVII гасыр - XX гасыр башларында зур Себер шәһәрләре тирәсендә булган, Юсуповлар ата-бабалары Төмән шәһәре янындагы Турай авылында урнашканнар.
Нәсел шәҗәрәсен тикшерү барышында табылган иң ерак бабабыз Дозбак булып чыкты, ул 1680 елларда туган.
Хәзер Юсуповларның шәҗәрәсе 9 буынга кадәр билгеле. Мин үз туганнарым белән горурланам, алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаиләләр корганнар, балалар үстереп, дөрес тәрбия биргәннәр. Сугыш кырларында илне саклаганнар, тыныч тормышта тырышып хезмәт иткәннәр.
Шәҗәрәңне белү – зур тәрбияви чара да. Шулкадәр зур буын алдында үзеңне җаваплы хис итәсең, аларга лаеклы булырга тырышып яшисең. Тагын да туганнарың да арта, дуслык җепләре ныгый. Ата-бабалар истәлеген киләсе буыннарга да җиткерү – безнең максат.
Шундый истәлекле бәйрәм оештырган өчен очрашуга килгән барлык Юсуповлар буыннары вәкилләре дә Нэля Фәйзуллинага, Фәрхәд Шамурадовка олы рәхмәтләрен белдерделәр һәм бергәләшеп өстәл артында сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз