news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең Түбән Әремзән урта мәктәбе директорына губернатор рәхмәте тапшырдылар

Төмәннең Түбән Әремзән урта мәктәбе директорына губернатор рәхмәте тапшырдылар
http://yanarish72.ru

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаеваның «Губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды» дигән язмасы чыкты.

Укытучылар көне уңаеннан губернатор Александр Моор Тубыл районы, Түбән Әремзән урта мәктәбе директоры Ринат Ногмановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Илебезнең киләчәге безнең укытучыларыбызда, дип, юкка әйтмиләр. Укытучы һөнәрен сайлаганына бер мизгелгә дә үкенмәгән Ринат Рият улы Тубыл дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлап, 1990 елда хезмәт юлын башлый. Кайда гына эшләсә дә, ул үрнәк алырлык, тирән белемле, зыялы, зирәк, сабыр, вазифасын яратып башкарган укытучы итеп үзен танытты.

Ринат Рият улы Әремзән мәктәбендә алтынчы ел директор булып эшли: өч мәктәп, бер башлангыч мәктәп, биш балалар бакчасы белән җитәкчелек итә. Түбән Әремзән урта мәктәбе филиаллары, структура бүлекчәләре дә уңышлы эшли. Укытучылар коллективы һәм укучылар өлкә, район буенча үткәрелгән бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алалар. Мәктәптә укыту, балаларга тәрбия бирү яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештырылган.

Ринат Рият улы Ногмановны фидакарь хезмәтенә югары бәя бирелүе белән котлыйбыз. Сайлаган һөнәренә һәрчак тугры булган Ринат Рият улына эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100