Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәннең татар теле укытучысы: Безгә Татарстан ярдәмен, кайгыртуын тою бик кирәк
Төмән шәһәренең 52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Халидә Кирамова укытучылар өчен Татарстан үткәргән чараларның мөһимлеге турында сөйләде.
"Мондый чаралар безгә бик кирәк, алар безгә көч, ышаныч бирә. Без ул ышанычны аклар өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз. Төбәкләрдә татар телен, әдәбиятын укыту, телне саклау, нигездә, гомерен шушы эшкә багышлаган ана теле укытучыларыннан тора. Безгә Татарстан ярдәмен, кайгыртуын тою бик кирәк. Чит төбәкләрдә яшәсәк тә, без бергә һәм бердәм булып яшибез", - диде ул.
Укытучы үзенең улы һәм кызында укытучы һөнәренә кызыксыну уята алган.
"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Казан нәшриятларында бастырылган һәм федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне кулланабыз. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итеп тора», – диде ул.
Бүген "Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Туган тел» Бөтенроссия форумының пленар утырышы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз