Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәннең «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе: Биегәндә кешенең холкын, авылын белеп була
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Төйдереп биергә өйрәнәм дисәң» дигән язмасы чыкты.
18 май көнне узган өлкә «Уңган хатын-кызлар» клубы утырышын клуб җитәкчесе Зәкия Сәетова җылы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде, кызыклы, файдалы ял, күтәренке кәеф теләде. Утырышның беренче өлешендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе офисына җыелган актив волонтерлар һәм кунаклар Ялутор районы, Аслана авылының оста биючесе Юлдаш Кәбиров белән Түбән Тәүде районы, Тарман авылының күренекле «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова себер татарларының төйдереп биюе буенча мастер-класс уздырдылар.
Юлдаш Кәбиров бию элементлары турында сөйләп, биеп күрсәтте һәм оста гармунчы, биюче дә булган әтисенең башта урындыкка тотынып, көзгегә карап биеп өйрәнергә, биегәндә гәүдәне төз тотарга күнектерергә кирәк дигән киңәшләрен искә төшерде, һәркем белән аерым да эшләде.
Екатерина Әхмәтҗанова биегәндә кулларны ничек тотарга кирәклеген күрсәтте. Биегәндә кешенең хәтта холкын, кайсы авылдан, кем токымыннан икәнен белергә дә булуын әйтте. Биергә теләүчеләр осталарның һәр хәрәкәтләрен отып калырга тырыштылар. Зал музыка һәм аяк тавышларыннан гөрләп торды.
Биеп арыганнан соң май аенда туган көннәрен бәйрәм иткән Екатерина Әхмәтҗанова, Кадрия Корманова, Майрә Сәетмәмәтованы рәсми рәвештә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина котлады. Аларга бүләк итеп Һәдия Хөрмәтуллина скрипкада матур көй башкарды. Очрашу торт һәм милли ризыклар белән чәй эчү, аралашу белән дәвам итте, киләчәккә куелган планнар турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз