news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндәге KFC рестораны «хәләл» стандартына күчте

Төмәннең Үзәк универмагында урнашкан KFC ресторанында хәләл меню барлыкка килде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Җәмәгать туклануы оешмасы «хәләл» стандарты буенча җитештерүне раслый торган таныклык алды. Компания вәкиленә документны төбәк мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков тапшырды, дип хәбәр итә «Ямал-Медиа» Төмән өлкәсе мөселманнары координация советына сылтама белән.

Хәләл менюга әлегә шәһәр үзәгендә урнашкан бер ресторан гына күчкән. Биредә менюның ислам таләпләренә туры килүен тикшергәннәр. Комиссия ашларның сыйфатын өйрәнгән, ресторанда продукцияне ислам нормаларын исәпкә алып әзерләү һәм сату шартлары үтәлгән дигән нәтиҗәгә килгән.

Продукция кабына хәзер аның «хәләл» стандартына туры килүен раслый торган кәгазь ябыштырылачак.

  • Шунысын да искәртик: Төмән өлкәсендә яшәүчеләрнең 10-15 процентын мөселманнар тәшкил итә.
news_right_1
news_right_2
news_bot