Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәннең Исәт районындагы бердәнбер татар авылының «Миләшләр» ансамбле юбилеен бәйрәм итә
Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында «Миләшләр» ансамбленә 15 яшь тулды» дигән язма чыкты.
Исәт районында бердәнбер татар авылы – Югары Егәнле бар. 2008 елда мин, авыл мәдәният йорты директоры буларак, авылдашым Надия Борисова белән өлкән яшьтәге хатын-кызларны җыеп, ансамбль оештырырга булдык. Моңа хәтле без концертларда, төрле чараларда җырлап йөри идек.
Безнең теләкне район мәдәният бүлеге хуплады һәм күлмәкләр тектерергә акча да бирделәр. Шулай 2009 елда безнең «Миләшләр» дигән хор ансамблебез барлыкка килде. Ул вакытта мин инде лаеклы ялда идем, ансамбльне җитәкләдем, ә директор вазифасын Надия Борисова башкара иде.
Шуннан башлап без ансамбль белән Төмән өлкәсендә узган Сабан туйларында, «Халык сәнгате», «Дуслык күпере» һәм башка өлкә конкурс-фестивальләрендә катнаша башладык.
Ә хәзер авылыбызда безнең ансамблебездән башка бер чара да узмый. Хәзер ул яңа җырчылар белән тулылана, ике ел инде «Миләшләр»не мәдәният йорты җитәкчесе Венера Сәфәрова җитәкли.
Үткән елның октябрь аенда «Миләшләр»гә 15 яшь тулды. Шул уңайдан, мин кызларны юбилейлы бәйрәмнәре белән котлап, яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телим, дип яза Югары Егәнле авылыннан Ачилә Ихсанова.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз