news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең «Иртеш моңнары» ансамбле: Безне татар моңына, телебезгә мәхәббәт берләштерә

Төмәннең «Иртеш моңнары» ансамбле: Безне татар моңына, телебезгә мәхәббәт берләштерә
http://yanarish72.ru/

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаеваның «Өлкәбездә танылган «Иртеш моңнары» ансамбле» дигән язмасы чыкты.

Тубыл районы, Ябалак клубы каршында оештырылган «Иртеш моңнары» ансамбле яңадан–яңа җырлары, матур тамашалары белән Төмән өлкәсендә узган мәдәни чараларда актив катнашып, тамашачыларының мәхәббәтен яулый. Җырга-моңга гашыйк җырчылар якташларын иҗади чыгышлары, яңа җырлары белән сөендерәләр. Район күләмендә узган бер генә концерт та, чара да «Иртеш моңнары» ансамбленнән башка узмый. Өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә дә катнашып, призлы урыннар ала.

Ансамбльнең беренче җитәкчеләре, ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, татар моңын, җырларын яраткан Мәркизә апа Нәбиева белән әңгәмә кордык. Ул «Иртеш моңнары» ансамбленең җырчылары, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Мәркизә апа, сезнең ансамбльдә төрле һөнәр ияләре катнаша. Сезне нәрсә берләштерә?

Татар моңына, җыр сәнгатенә, мәдәниятенә, телебезгә мәхәббәт берләштерә. Без тамашачыларыбызның күңелен күрергә яратабыз. Халкыбыз талантларга бай. Без җырлыйбыз да, сәхнәләштерелгән күренешләр дә күрсәтәбез. Татар халык йолаларына, гореф-гадәтләренә, Җиңү бәйрәменә, татар мәдәнияте көннәренә, татар халык әкиятләреннән өзекләрне сәхнәгә куеп, тамашачыларга күрсәтү традициягә керде. Искиткеч матур тавышлы җырчыларыбыз: Саимә Алеева, Марсилә, Мәрьям, Тәнзилә Алыковалар, Равилә Абайдуллина, Гөлсисә Шаһбанова, Фәрзәнә Зәнкиева. Фәрзәнә Зәнкиева хәзер безнең оста, сәләтле җитәкчебез дә. Җырчыларыбызның күпчелеге лаеклы ялда булсалар да эшлиләр, үз хуҗалыкларында да хезмәт итәләр, ансамбльдә җырларга, репетицияләргә йөрергә дә вакыт табалар.

Татар җырларына гашыйк булган артистларның хезмәтенә, концертлардагы чыгышларына югыры бәяне тамашачылар бирә. Алкышлар, җылы теләкләр, хакимият тарафыннан Рәхмәт хатларын алу - безгә стимул. «Иртеш моңнары» ансамбле җырчылары белән танылган җырчылар Фирдүс Тямаевның, Хәния Фәрхинең җырларын яратып тыңлыйбыз, җырлыйбыз.

Авыл клубында оештырылган ансамбль 30 елдан артык сәхнәдә. Уңышларыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.

Быел «Иртеш моңнары» ансамбле Фәрзәнә Зәнкиева җитәкчелегендә Татар мәдәнияте көннәренә йомгак ясаганда икенче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә дә катнашып, җиңүләр яуладык. Утыз елдан артык ансамбль коллективы тамашачыларны үзенең матур чыгышлары белән сөендерде. Концерт программаларыбызда ансамбль тамашачылар игътибарына татар халык, лирик һәм эстрада җырларын башкарды, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни үзенчәлеген, телен саклап калуда зур өлеш кертте. Беренче елларда без милли костюмнарны үзебез ала идек, хәзер район хакимияте ярдәм күрсәтә. Яңадан-яңа җырлар башкарып, милли костюмнарыбызның матурлыгын күрсәтеп тамашачыларыбызны сөендереп торырга язсын.

«Иртеш моңнары» ансамбле репертуарны ничек сайлый?

Татарлар җырлы, моңлы халык. Ансамбльдә җырлаучы һәркем үзенә ошаган җырны тәкъдим итә ала. Репетиция үткәрәбез, уңышлы сайланганы концертларда күренә. Тамашачылар җырны яратып тыңласа, репертуарыбызда яңа җыр туа. Яшь чакларда башкарган, заманча җырларны да репертуарыбызга кертәбез.

Киләчәккә планнарыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде.

Иҗатыбыз, репертуарыбыз елдан-ел баесын, тамашачыларыбызны сөендерерлек кызыклы, эчтәлекле, матур концерт программасы белән киләчәктә дә концертларда, милли бәйрәмнәрдә катнашырга язсын, тамашачылар залында яшьләр күп булсын иде.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Татар моңын, җырларын яраткан «Иртеш моңнары» ансамбле җырчыларына яңа иҗади үрләр яуларга язсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100