news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең Индрәй халкы бистәнең 250 еллыгын бәйрәм итте

Төмәннең Индрәй халкы бистәнең 250 еллыгын бәйрәм итте
Фото: «Яңарыш» газетасы

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Индрәй халкы поселокның 250 еллыгын бәйрәм итте» дигән язмасы чыкты.

«Тантана авыл имамы Хәмзә хәзрәт Камалов хәер-фатихасы белән башланды.

Алып баручы Руфина Бухарина сүзне Төмән районы хакимияте вәкиле Зита Шәрәфетдиновага бирде. Зита Фәрхәт кызы җылы тәбрикләү сүзеннән соң, 50 ел бергә яшәгән Хәсимә һәм Мөхәммәт Биктимировларга, Мәгъфирә һәм Марат Сәфәровларга Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл көне буларак, авыл башлыгы Альберт Алтынгузин, Дума җитәкчесе Динар Речапов котлауларын юллап, юбилейларын каршы алган өлкәннәргә, ел буе төрле өлкәдә активлык, уңышлар күрсәткән, укуда тырышлык куйган хезмәткәрләргә, волонтерларга, укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Матур күл буенда урнаштырылган палаткаларда авыл тарихы, МХОда һәлак булган һәм хәзерге вакытта көрәшүче авылдаш егетләргә багышланган стендлар әзерләнгән, Индрәйдә яшәүче Ирина Салихова картиналары күргәзмәсе ясалган. Кул эшләре, корамаларны да карарга була. Беренче ярдәм күрсәтергә дә өйрәттеләр.

Ә уеннар төрле яшьтәгеләр өчен оештырылган. Берәү туры баганага менсә, сабыйлар авыш багана яныннан китмәде. Гер да күтәрделәр, кул да көрәштерделәр. Күз бәйләп чүлмәк ватып, җепкә эленгән призларны кисеп тә, капчык сугышында да бүләкләр җыйдылар. Бер яшькә кадәрге сабыйлар да узыштылар әле.

Мәйдан тирәли балаларга уйнарга да, аш-суы да, сату урыннары да җитәрлек иде.

Иң әһәмиятле тагын бер чара – авылның «Лучи добра» волонтерлар төркеме МХОга җибәрелә торган коры ашларның тагын берсе – тәмле борщ белән сыйладылар.

Көрәшчеләре белән данлы Индрәйдә «Көрәш» мәйданы шактый халыкны үз янына җыя. Әлбәттә, үзебезнең спорт мастеры Руслан Арипов тәкәне башка авылга җибәрмәде – абсолют батыр калды.

Рәхәтләнеп күңел ачып, авыл үзешчәннәре һәм кунаклар (Рада, Марат Вәлеев, Шыкчаның «Шытыр-шатыр»ы, Илүсә Габдуллина һәм башкалар) башкаруында җырлар тыңлап, биюләр тамаша кылып кичкә кадәр бәйрәм дәвам итте».

news_right_1
news_right_2
news_bot