Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәннең «Этнос» белем бирү үзәгендә балалар лагереның беренче җәйге сменасы тәмамланды
Төмән шәһәренең «Этнос» өстәмә гуманитар белем бирү үзәгендә балалар лагереның беренче җәйге сменасы тәмамланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лагерьның финал аккорды «Туган тамырлар» балалар милли иҗат фестивале булды. Бу көнне лагерь зур иҗади мәйданчыкка әверелде, анда һәр бала үз сәләтен ача һәм уңыш тәмен тоя алды.
Чарага балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары чакырылган иде. Алар балаларның смена вакытында үз куллары белән ясаган рәсемнәрен, уникаль уенчыкларын һәм сувенирларын карап, соклануларын яшерә алмады.
Фестивальне татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова ачып җибәрде.
«Смена эшләгән көннәрдә без күңелле, дус һәм иҗади гаилә булып берләштек. Күп нәрсәгә өйрәндек, яңа дуслар таптык, бик күңелле вакыт уздырдык. Ә хәзер бер-беребезне, якыннарыбызны шатландырып, үзебезнең сәләтләребезне күрсәтик», – диде ул һәм сүзне «Шатлык», «Салават күпере» отрядлары балаларына бирде.
Балалар татар халык җырларын, биюләрен башкарды. Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, «Өч кыз» татар халык әкияте буенча төзелгән табышмакларга җавап таптылар, татар сүзләрен русчага тәрҗемә иттеләр. Аннары «Лагерьда без ничек яшәдек» дип исемләнгән видеоролик карарга тәкъдим ителде.
«Смена ахырына якынлашты, әмма иң мөһиме безнең белән калачак. Балалар үзләренең беренче иҗади проектларын яклап кына калмады, ә татар халык сәнгатен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чын күңелдән яратты. Бу тәҗрибә аларның киләчәк иҗади үсешенә көчле этәргеч булыр дип ышанабыз», – диде лагерь башлыгы Татьяна Малышкина фестивальгә нәтиҗә ясап.
Ул балаларга һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз