news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең Богандинский бистәсе мәчетендә җомга гыйбадәтләре үткәрү яңадан башланды

Төмәннең Богандинский бистәсе мәчетендә җомга гыйбадәтләре үткәрү яңадан башланды
Фото: http://yanarish72.ru, "Яңарыш" газетасы

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Богандинский поселогы мөселманнарын җомга гыйбадәтләренә чакыралар» дигән язма чыкты.

Агымдагы елның июль ахырыннан Төмән районы, Богандинский поселогы мәчетендә җомга гыйбадәтләре үткәрү яңадан башланды.

Җомга намазларын җирле мөселман дини оешмасы җитәкчелеге әгъзалары, шулай ук Төмәннең «Яңавыл» дини оешмасы вәкилләре, «Әл-Манар» өлкә мөселман дини идарәсе волонтерлык хәрәкәте әгъзалары үткәрә. Барлык вәгазь сөйләүчеләр дә ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе студентлары. Узган атнада алар Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсендә аттестация үттеләр, авыл мәчетендә дини йолалар үткәрүгә мөфтинең фатихасын алдылар. Җомга вәгазьләре татар һәм рус телләрендә яңгырый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дин эшлеклеләренең күрсәтелгән составы йолаларны үтәү белән генә чикләнми, дини структуралар активистлары ремонт-торгызу эшләре үткәрә. Җирле халык ярдәме белән мәчет территориясен төзекләндерү бара. Гыйбадәтханә коймасына Богандинский мөселман оешмасы җитәкчесе Шамил Ниязбаков һәм «Яңавыл» оешмасы җитәкчесе Әмир хәзрәт Галиев ярымай куйдылар.

Башкалардан тыш, әлеге структуралар җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, узган җомгадан ук авыл халкы «Татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре» фәнен өйрәнергә мөмкинлек алды. Бу проект ике ел дәвамында идарә тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Киләсе атнадан дини оешмаларның активистлары Аманад авылында җомга гыйбадәтләрен үткәрүне яңартырга планлаштыралар. Берничә ел элек анда мәчет ачылган, әмма әзер кадрлар булмау сәбәпле, мәчеттә гыйбадәт кылулар туктатылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Яңавыл» мөселман дини оешмасы һәм «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәте тарафыннан Төмән районының кайбер торак пунктларында мәчетләрнең эшчәнлеген торгызу буенча актив эш башкарыла. Әлеге берләшмәләрнең эшчәнлеге Төмән өлкә Думасы депутаты Алексей Салминның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелә. Узган ай азагында «Яңавыл» һәм «Әл-Манар» киңәйтелгән утырышында ике берләшмә җитәкчесе Әмир хәзрәт Галиев әлеге бүләкнең командаларының эш нәтиҗәлелегенең якты күрсәткече булуын билгеләп үтте. Агымдагы елга төп өстенлекле юнәлешләр: оешма әгъзаларының дини белем дәрәҗәсен күтәрү; экстремизм, терроризм, деструктив идеяләрне профилактикалау өлкәсендә проект эшчәнлеген алга таба үстерү; Богандинский поселогы, Аманад авылы мәчетләрендә һәм башка мөселман гыйбадәтханәләрендә атна саен җомга вәгазьләрен үткәрү юлы белән мәгърифәтчелек өлешен киңәйтү.

Богандинский халкын һәм кунакларын атна саен җомга гыйбадәтләренә чакыралар, алар һәр җомга 13:00 сәгатьтә үткәрелә, дип яза Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре.(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100