news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннән Хәммәт Мирхәйдәров: Татар телен өйрәтү өчен төрле ысуллар уйлап карыйм

Төмәннән Хәммәт Мирхәйдәров: Татар телен өйрәтү өчен төрле ысуллар уйлап карыйм
http://yanarish72.ru

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиеваның «Чын күңелдән телебез өчен тырышучы Хәммәт абый» дигән язмасы чыкты.

Газета чыга башлаганга 32 ел вакыт үтеп китте. Шул еллар дәвамында Себернең көньягында яшәүче татарларга тугрылыклы хезмәт итә ул. Татар телен яклау, саклау юлында өлкәбез матбугаты зур эшләр башкара. Туган телебездә, күңелебезгә якын телдә, өлкә яңалыклары, дин, тарих, мәдәниятебез, фольклор, сәнгатебез, күренекле затлар, тырыш шәхесләр, төрле вакыйгалар турында елъязмаларында чиксез күп мәкаләләр урын алган.

Бүгенге язмам газетабызны чын күңеленнән хөрмәт итүче, яратып укучы Хәммәт абый Мирхәйдәров турында. Ул Төмән районының Каскара поселогында яши. Җирле мәчет советы әгъзасы, зиратлар өчен җаваплы хезмәткәр. Бу актив, туган теле, дин өчен борчылучы шәхес турында укучыларыбыз редакциягә шалтыратып сөйләделәр.

Хәммәт абый - дин әһеле. Аны Коръән ашларына еш чакыралар. Халык җыелган урында ул гел дин, тел турында әңгәмәләр алып бара. «Яңарыш»ның өлкәбездә телебезне саклаучы булуын сөйли.

- Хәзер өйдә балалар, оныклар русча сөйләшәләр. Үзем дә кайсы вакытта аларга ияреп китәм. Аннары, Хәммәт, туктап тор, син татар түгелмени, дип үземне кисәтәм. Аларга да «Яңарыш» газетасын күрсәтәм, укыгыз, үз телебездә язалар, дим. Бөтен темалар бар, кирәген табарга була. Безнең «Яңарыш»сыз торганыбыз юк, - дип сүз башлады Хәммәт абый, үзе белән аралашканда.

- Авылыбызда, башка җирләрдә дә шулайдыр инде, катнаш никахлар күп. Анда телебез ничек саклансын. Никах, исем кушуларга барам. Әлбәттә, барысын да татар телендә башкарам. Ләкин күп җирдә: «Не понимаем, переведите на русский язык», - дип сорыйлар. Шуңа татарыбыз «Яңарыш»ка да язылсын иде. Газета аша туган телебезне өйрәнүчеләр бар бит.

Алар турында үрнәк итеп күбрәк языгыз сез. Көненә бер генә сәгать газетаны укысагыз да, үз телегезгә дә тизрәк өйрәнерсез, дим. Бер киленемнең әтисе рус милләтеннән булса да, татарча шулкадәр әйбәт сөйләшә. Балаларын да өйрәтә. Менә аннан үрнәк алыгыз, дим.

Мәчетләрдә дә татар теле турында сүз башлыйм. «Яңарыш» та гел килеп тора. Аны кадерләп җыеп барам. «Үз телен оныткан ата-анасын онытуга тиң», «Үз телен оныткан - җәһәннәм утыннан котылмас» дигән хәдисләр дә бар дип аңлатам. Тагын да һәр мөселманның бурычы: бишектән ләхеткә кадәр белем алу. Шуңа да татар телен өйрәтү өчен төрле ысуллар уйлап карыйм. Дин әһелләренә дә мөрәҗәгать итәм. Исән чакта хәлдән килгән кадәр динебезне, телебезне куәтләп эшләргә насыйп булсын иде әле.

«Яңарыш» турында Коръән ашларына җыелган кешеләргә гел сөйлим, язылырга кирәген аңлатам. Газетадан тәрбияви, дини темага булган язмаларны укып китәм. Ә инде язылмый калучы мохтаҗларга үзем дә акча бирәм, мәчеттән дә ярдәм итәләр.

Менә шундый ихластан үз милләте яшәеше өчен борчылучы якташларыбызга ничек сокланмыйсың инде. Хәммәт Мирхәйдәров кебек дусларыбыз белән без дә чиксез горурланабыз.

Барлык ярдәмче-дусларыбызны, укучыларыбызны газетабызның туган көне белән тәбриклибез. Аның өлкәбез татарлары өчен чыгып килү тарихында көч түккән барлык хезмәткәрләренә дә изге теләкләр юллыйбыз. Азат абый Сәгыйтов җитәкчелек иткән еллардагы авырлыкларны да, аннан соң да гел бергә булучы тугры киңәшчеләребезгә рәхмәт белдерәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100