news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннән Ринат Хаиров: Себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аерырга кирәкми

Төмәннән Ринат Хаиров: Себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аерырга кирәкми
Зилә Мөбәрәкшина

Төмән өлкәсеннән килгән эшмәкәр Ринат Хаиров фикеренчә, Себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аеру – кирәкмәгән эш.

  • Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты 21 февральдә видеоконференция форматында татар теленә кагылышлы мәсьәләне күтәргән иде. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Кибрик, Себер татарлары диалекты татар әдәби теленнән аерылып чыгып, Тел белеме институты тарафыннан мөстәкыйль тел буларак танылачагын белдерде.

«Минем белүемчә, Себер татарлары диалектын беркем дә татар әдәби теленнән аерып чыгарырга җыенмый. Бу минем фикер. Омск өлкәсе татарлары бер диалектта, башка якын-тирә өлкәдәге татарлар икенче диалектта сөйләшә. Алар үзләре генә белгән сүзләр дә куллана. Казан татарлары башкача – әдәби татар телендә сөйләшә. Ә гомумән алганда, без барыбыз да татар. Нәрсәнедер аерып чыгару – кирәкмәгән эш. Кемдер бу эш белән шөгыльләнә икән, димәк, ул аны ниндидер максат белән эшли», - диде ул «Татар-информ»га.

Ринат Хаиров Төмәндә татар җәмгыятендә татарча сөйләшүләрен, татар гаиләләрендә дә татарча аралашуларын әйтте. «Мин Омскида тудым, рус мохитендә үстем, татарлар белән сирәк аралаштым. Шуңа күрә сөйләшкәнгә караганда, күбрәк аңлыйм», - диде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.

Эшмәкәр биналарны арендага бирү бизнесы белән шөгыльләнә. «Шул ук вакытта җәмәгатьчелек эшләре белән дә мәшгульмен. Яшьләр, җирле халык белән эшлибез. Социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәм. Җыенга икенче тапкыр киләм. Яңа фикер, идеяләр туа, эшмәкәрләр белән танышам, бизнесны үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу була. Гомумән, татар театрына бару, татар кешеләре белән аралашу җанга рәхәтлек бирә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100