news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннән Мәрьям Уразова: Татар мәдәнияте көннәре телне, мәдәниятне сакларга ярдәм итә

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Вәчирдә - татар мәдәнияте көннәре» дигән язмасы чыкты.

Февральдә Вәчир авылының урта белем бирү мәктәбендә «Татар мәдәнияте көннәре иҗат фестивале» тантаналы рәвештә район хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашында ачылды.

Бәйрәмгә килүчеләргә Тубыл район башлыгы урынбасары Елизавета Костылева, өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, Тубыл район мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Мокроусов җылы котлауларын, теләкләрен әйтеп, Тубыл районында татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестивальне оештыруда ярдәм иткән «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхинага, Сетово авыл клубының «Мәхәббәт», «Ясмин» ансамбльләре җитәкчесе Наталья Ивахнога, «Чишмә» ансамбле җитәкчесе, Вәчир клубының мәдәни чараларын оештыручысы Мәрьям Уразовага, Вәчир урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Роберт Барсуковка Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмнең иҗади өлешен берсеннән-берсе матур чыгышлар бизәде.

Фестивальне оештыручыларның берсе, алып баручы Мәрьям Уразова: «Татар халкы элек-электән кунакчыл булган. Бәйрәмгә күп кеше гаиләләре белән килделәр. Ачык йөз, кунакчыллык күрсәтеп, ерактан килгән кунакларны милли ризыклар белән каршы алдык. Татар мәдәнияте көннәре телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, яшь буынга тапшырырга, үз телләренә, туган илебезгә мәхәббәт уятырга ярдәм итә. Чараны кызым Юлианна Уразова белән ике телдә алып бардык. Гаиләбез белән без татар җырларын яратабыз.

Бәйрәм тамашачылары җирле җырчыларыбызны алкышлар белән каршы алдылар. «Яшьлеккә сәяхәт», «Мәхәббәт», «Ясмин», «Чишмә», «Туган тел» ансамбльләре, Алсу Хисәметдинова, Сөнгатулла Бекенин, Светлана Больгер, Юлианна Уразова һ.б чыгыш ясадылар. Татар мәдәнияте көннәре фестивале халкыбызның традицияләрен һәм үзешчән иҗатын саклау, үстерү максаты белән үткәрелә», - дип сөйләде.

Татар мәдәнияте көннәренә килүче кунаклар өчен мастер-класслар үткәрелде. Балалар кызыксынып милли киемнәрдә курчаклар, «Батик» техникасын кулланып тукымага милли рәсем ясарга өйрәнделәр. Бәйрәм чарасында Даниил Хисмәтуллин иҗат иткән «Минем район» җырын Юлианна Уразова башкарды.

Милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, гореф-гадәтләребезне саклаган, туган якларыбызга мәхәббәт тәрбияләгән, дуслык, татулык рухында узган татар мәдәнияте көннәренә ел саен кызыксыну арта бара. Быел да Вәчир авылында бәйрәм матур, оешкан төстә узды. Вәчир авылы халкы туган һәм үскән җирләрен яраталар. Авыл халкының төп шөгыле - авыл хуҗалыгы һәм күлләрдә балык тоту. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Мәдәни, милли, дини бәйрәмнәрне яратып, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100