news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннән Эльза ханым: Татар әдәбиятын, халкыбызның бай мирасын чиксез яратам

Төмәннән Эльза ханым: Татар әдәбиятын, халкыбызның бай мирасын чиксез яратам
Фото: yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның Аллаяровлар гаиләсе турындагы «Сокланырлык гаилә» дигән язмасы чыкты.

«Тубыл шәһәрендә яшәүче Аллаяровлар гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр. Аларның гаилә корып яшәгән еллары, тормыш юллары, балалары һәм сайлаган һөнәрләре буенча хезмәт юллары үрнәк итеп сөйләрлек.

Рөстәм Исхак улы Күбәк авылында туып-үсә. Эльза Хәлим кызы - Олы күл авылы Усак урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы. Эльза Хәлим кызы мәктәпне тәмамлап, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының филология факультеты рус-татар бүлеген тәмамлый. Ул Икенче Вагай урта мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый, рус теле һәм татар теле, әдәбиятлары дәресләрен алып бара.

Берничә елдан соң Аллаяровлар гаиләсе Тубыл шәһәренә күченеп килә. Шәһәрнең 12 нче мәктәбендә эшләүче Эльза Аллаярова: «Безнең мәктәптә тату һәм бердәм укытучылар коллективы эшли. Шәхсән, минем өчен, укытучы буларак, укучыларга ярдәм итү, аларга тирән белем бирү беренче урында. Укучыларның сәләтен ачу, аларның ничек үсүен, югарыга күтәрелүен күрү - зур бәхет һәм горурлык. Укучыларымның бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып җиңү яулаулары хезмәтебезнең мәгънәсен, кыйммәтен раслый», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Алыштыргысыз, бәяләп бетергесез укытучы һөнәренә бөтен күңелен, тырышлыгын, илһамын биреп эшләгән Эльза Хәлим кызы алдына куйган максатларына ирешә. Белем дөньясына юл ачкан, туган илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләгән укытучыны укучылары да хөрмәт итәләр. 19 ел хезмәт стажы булган укытучы яшьләр өчен остаз да.

Эльза Хәлим кызы быелгы уку елында Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаментының дипломы белән бүләкләнә. Аның укучысы инша язып төбәк Бөтенроссия конкурсы призеры исемен ала. Шулай ук «Киләчәккә адым» өлкә фәнни-тикшеренү конференциясенең «Лингвистика» секциясендә җиңүче була. Эльза Хәлим кызы һәр елны милли-мәдәни чараларда катнашырга тырыша. Төбәкара «Мәдәниятләр диалогы» фәнни-гамәли конференция кысаларында Россия халыклары телләреннән «Проза һәм шигърият» номинациясендә укучылары ел саен призлы урыннар алалар. Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә катнашырга тырышалар.

«Мин татар әдәбиятын, халкыбызның бай мирасын, шигъриятебезнең сихрилелеген чиксез яратам, ләкин бүгенге балаларның туган телгә карата салкынлыгын, үз телләрендә сөйләшә белмәгәннәрен, гап-гади сүзләрне аңламаганнарын күреп нык борчылам. Телне югалту - ул милләтеңнең җанын югалту дигән сүзләрне тиккә генә әйтмәгәннәр. Безнең бөек әдипләребез телне саклап калу өчен нинди генә авырлыклар кичермәгәннәр. Татар теле укытучысы булырга язмаса да, безгә бергәләп, бердәм булып татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дип уйлыйм», - ди.

Эльза һәм Рөстәм Аллаяровлар биш баланың яраткан әти-әнисе. Күп балалы гаилә - тату гаилә, бәхетле гаилә дип әйтәләр. Тырыш, тату гаиләдә биш бала әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Беренче уллары Салават Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтын тәмамлый, аннары Мәскәүдә М.В.Ломоносов исемендәге педагогия университетында укый, хәзерге көндә Сочи шәһәрендә «Сириус»та белем бирү программаларын әзерли. Салават Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларында оста, матур, милли-мәдәни чаралар оештыра.

«Әти-әнием безгә үрнәк булды. Мин гаиләдә иң өлкән бала һәм бердәнбер малай. Гаиләдә әти-әнием безне кызыксындырган юнәлештә үзебезне сынап карарга мөмкинлекләр бирделәр. Әтиемнең газ чыгару компаниясендә намуслы хезмәте, укытучы һөнәрен сайлаган әниемнең хезмәт юлы безгә үрнәк. Әти-әниемнең киңәшләре, ышанычы безнең өчен һәрвакыт мөһим. Без әти-әниебезгә рәхмәтлебез», - диде.

Аллаяровларның кызлары Арина - ТДУның филология бүлеге студенты, Мәдинә - В.Солдатов исемендәге медколледжда «Дәвалау эше» факультеты студенты, Айдана, Эллария - балалар бакчасына йөриләр.

Гомумән, гаилә теләсә кайсы кеше өчен тормышта зур әһәмияткә ия. Тәртипле балалар тәрбияләп үстерүче, милли традицияләрне саклап яшәгән, тырыш хезмәтләре белән үрнәк булган, матур сыйфатларын балаларына тапшырган Рөстәм һәм Эльза Аллаяровларга гаилә бәхете телибез».

news_right_1
news_right_2
news_bot