news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннән 95 яшен тутырган Кадыйр Ганиев: Яхшылык – савап ул

Төмәннән 95 яшен тутырган Кадыйр Ганиев: Яхшылык – савап ул
Фото: yanarish72.ru

Төмән шәһәренең Яңавылында яшәүче Кадыйр бабай Ганиев күпләргә таныш. Сабыр, акыллы сөйләшә, дөрес киңәшләрен бирә торган тырыш бу бабайның телефоны көне буена тынып тормый, өеннән кеше өзелми. Шәһәрнең төрле районында кадерле кунак ул. 1962 елларда Яңавылда Ямбай кешесеннән өр-яңа диярлек сатып алган өендә әле дә тормыш иптәше – яшьлегендә кушылган сөйгәне белән көн күрә Кадыйр Хәбир улы.

Аның үткәне Исәт районындагы Бишкен авылына барып тоташа. Ерак түгел генә урнашкан Сунгурово рус авылында яшьлеге үтә. Сугыш елларында үскән балалар тормышы һәркемгә мәгълүм инде. Язын 11-14 яшьлек бала чәчүдә йөрсә, җәен печән җыя, көзен урып-җыюда катнаша. Аларга сайларга мөмкинлек булмый. Атлар, үгезләр белән җир сөрә, тырмалый, чалгылар белән печәнен дә чаба. Атын да карый, утынын да кисә. Булган барлык эшне башкара. Әтисе япон сугышына китә, 3 абыйсы сугышта була. «Мин әбием белән үстем. Әнием – Саҗидә Вәлиуллина белән язмышларыбыз аерылган безнең. Миңа 6 ай булганда, ул туган якларына кайтып киткән. Мине әтием алып калган», - дип искә ала Кадыйр бабай хәзер. Әле куелган Кадыйр исемен Владленга алыштыра әтисе, туган авылын да Сунгурово дип үзгәртә. Эзләсә, тапмасын дигәндер инде. Чынлап та, бер-ике тапкыр килеп караган аның әнисе. Ләкин баласын күрү бәхетенә ирешмәгән.

Совет Армиясенә хезмәт итәргә яше тулгач, колхоз рәисе аны берничә ел җибәрми, сорап кала. Ул елларда тракторчы кадерле була шул. Бишенче елны барыбер алып китәләр. Белоруссиянең Борисов шәһәрендә бик каты сугышлар булган җирләргә урнаштыралар. Бу Америка белән салкын сугыш елларына туры килә. Аларны сугышка әзерлиләр. Аллаһы Тәгалә кушып, тыныч үтә бу көннәр.

Армиядән кайткан егетнең авылында каласы килми. Урман хуҗалыгында азрак акча эшләп ала да, Төмәнгә китәргә уйлый. Район үзәгенә паспорт өстәленә барып паспортын ала. Үзенең гомер юлдашы – Хәдичә Нигъмәтуллина белән шәһәргә чыгып китәләр. Тракторчыга эшкә урнашасы авыр булмый. Машина йөртүчегә укыту комбинатына укырга керә, төнен эшли. Автобус паркында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү берләшмәсендә генә 30 елдан артык намус белән үзенә куелган вазифаны башкара. Барлык язылган стажы 40 елдан арта. Үзе әле тагын мәчеттә эшли. 90 яшендә генә туктый. Ләкин мәчеткә намазларга әле дә бара, калдырмаска тырыша.

Лаеклы ялга киткәч, тормышын дин белән бәйли. Жданов урамындагы Җәмигъ мәчете төзелешендә катнаша, аннары дини белем ала. Хәзер гарәп телендә китапларны рәхәтләнеп укый. Коръән укырга чакырсалар, бергә кечкенә китабымны алам, зурысын өйдә укыйм, ди. Күзлек кими, колагы яхшы ишетә әле Кадыйр бабайның, күз тимәсен. Өйдә бүлмәсендә дә шкафы тулы китап, буш вакытында укырга ярата.

Шунда ук аны тәбрикләү хатлары, Рәхмәт сүзләре, Мактау грамоталары, күпләгән медальләр. Алар арасында ил Президенты Владимир Путинныкы да, төрле мәчетләр имамнары, шәһәр башлыгы, ветераннар оешмасыныкы, өлкә дини идарәсенеке дә һәм башкалар, сугыш елларындагы хезмәте өчен дә медаль бар.

Ачлык-ялангачлык белән тырмашып, тырышып үсүләренә карамастан, әби-бабайларыбыз әле дә бирешмиләр. Бакчасында да йөри, яңа гына утынны ташып өеп куя әле.

«Кешене кадерләү, кешене ярату дин буенча бик әйбәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм хәдисләрендә, сүзегез тәмле булсын, кешене яратыгыз, сезне дә кеше яратыр, диелгән. Тагын да, килгән кеше нидер сораса, кире какмагыз, дигән. Шуңа да кем катымга чакыра, кемнеңдер әтисе, я әнисе авырып киткән, кемдә башка сәбәп. Коръән сүрәләрен укыгач, барырга кирәк. Болар барысы да зур савап. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһиссәлләм савапны эзләп йөрегез, дигән. Яхшылык – савап ул. Сезнең үк минем янга килүегез – савап. Ә савап – ул мәңгелек дөньядагы бирелгән сорауларга җавап биргәндә ярдәм итә», - ди Кадыйр Хәбир улы.

Март аенда 95 яшен тутырган Кадыйр Ганиевның күңеле күтәренке, тормышка рәхмәтле ул. Мәчеттә үзен хөрмәтләүләрен, дин кардәшләренең онытмауларын, гел ашларга чакырып торуларына шатланып гомер итә изге күңелле бабай.

news_right_1
news_right_2
news_bot