news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә яшәүче Сәетгали Җәләлов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

Төмәндә яшәүче Сәетгали Җәләлов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Тиздән Төмәннең мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Җәләлов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәетгали Вәли улы 1926 елның 11 апрелендә Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Эске авылында туа. 1943 елдан колхозда тракторчы булып эшли, ә шул ук елның көзендә армиягә алына. Хезмәт юлын Төмәндә һәм Омскида башлап, 1945 елның гыйнварында фронтка җибәрелә. Суворов орденлы 537нче яңа Украина дивизиясенең мотоукчы гвардия полкы составында сугыша, Будапешт һәм Вена шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1950 елның апрелендә демобилизацияләнгәннән соң, туган ягына кайта.

«Главтюменьгеология» системасында 45 елдан артык шофер булып эшли. Сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Тыныч тормыштагы тырыш хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бәяләнә. 2025 елның февралендә Сәетгали Җәләловка «Төмән шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Бүгенге көндә үз йортында улы Рафаил белән яши. 99 яшендә булса да, ветеранның күңеле күтәренке. Сәламәтлеге 9 Май парадында катнашырга мөмкинлек бирмәсә дә, бу бәйрәмдә ветеран игътибарсыз калмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot