Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә яшь кәләшләр өчен беренче тапкыр «Кияү пилмәне» бәйгесе узды
Төмәндә яшь кәләшләр өчен беренче тапкыр «Кияү пилмәне» дип исемләнгән матур конкурс оештырылды. Кызлар яраткан ярлары өчен үз куллары белән пилмән ясарга өйрәнделәр. Бу хакта «Яңарыш» газетасы яза.
Бәйгедә, борынгы җирле татар гадәте буенча, камырны турыпочмакларга кисәләр. Турыпочмаклы итеп бөрү бик символик мәгънәгә ия: камыр уртасына ит салына, капма-каршы ике почмагы тоташтырыла — шулай итеп «өйчек» барлыкка килә.
Өчпочмакның аскы ике почмагы бер яктан кияү нәселен, икенче яктан кәләш нәселен аңлата, алар бергә кушыла. Ә мондый пилмәнне әйләндереп карасаң, ул йөрәк формасын ала. Яңа гаиләнең мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып тора, диелә хәбәрдә.
- Кияү пилмәне — татар милли кухнясының традицион ризыгы. Борынгы гадәт буенча, аларны кәләш үз куллары белән ясый. Бу эш аның мәхәббәтен һәм уңганлыгын раслау максаты белән башкарыла. Бу пилмәннәрнең төп үзенчәлеге — бик нәфис, вак булуы һәм хуш исле шулпада бирелүе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз