news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә хатын-кызлар өчен мөселман ярминкәсе булды

23 мартта Төмән шәһәренең «Урарту» ресторан комплексы мәйданчыгында традицион хатын-кызлар мөселман ярминкәсе үткәрелде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзәрәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Төмәндә мондый ярминкәләр соңгы берничә ел дәвамында төп мөселман бәйрәмнәре алдыннан уздырыла. Чараларны Төмән шәһәре хатын-кызлар мөселман җәмгыяте активистлары оештыра. Бу юлы ярминкәне оештыручылар чараны зур ифтар белән йомгакларга булган.

Ярминкә – ул мөселман хатын-кызлар потенциаль сатып алучыларны товарлары белән таныштыра яки үз хезмәтләрен һәм үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә ала торган урын. Күргәзмә стендларында дин таләпләренә туры килә торган традицион хатын-кыз киемнәре, «Хәләл» стандарты буенча әзерләнгән туклану продуктлары, бизәнү әйберләре, уенчыклар һәм көнкүрештә кирәкле булган башка бик күп әйберләр тәкъдим ителә.

Кечкенә мөселман кызлар шулай ук үз куллары белән эшләнгән әйберләрен кунакларга күрсәтә һәм тәкъдим итә алды. Ярминкәнең кечкенә кунаклары өчен шәмнәр, йомшак пластилиннан һәм синель чыбыктан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100