news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә узган «Дуслык күпере» фестивалендә 20 меңнән артык кеше катнашты

Төмәндә узган «Дуслык күпере» фестивалендә 20 меңнән артык кеше катнашты
Фото: «Себер татар дөньясы» телеграм-каналыннан

12 июнь көнне Төмән шәһәренең 400 еллыгы мәйданы янәдән төрле милләт вәкилләрен, мәдәниятләрне һәм традицияләрне берләштергән зур бәйрәм үзәгенә әверелде. Биредә XXXI өлкә милли мәдәниятләр фестивале — «Дуслык күпере» узды. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Күп еллар дәвамында әлеге фестиваль Россия көнен бәйрәм итүнең иң күркәм чараларының берсе булып тора. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелеп, 20 меңнән артык кунакны җыйды. Көн дәвамында мәйданда милли ишегаллары, күргәзмәләр, осталык дәресләре, интерактив мәйданчыклар, конкурслар һәм концерт программалары эшләде. Бәйрәм кунаклары Төмән өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышу мөмкинлеге алды.

Килгән кунаклар арасында татар ишегалды аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә милли көйләр яңгырады, татар халкының көнкүреш әйберләре, милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Кунакларга халкыбызның борынгы шөгыльләре һәм һөнәрләре турында сөйләделәр. Аеруча себер татарлары тормышында мөһим урын алып торган балыкчылык темасы зур кызыксыну тудырды.

Быелгы фестивальнең төп темаларының берсе икмәк булды. Ул төрле халыклар арасындагы дуслыкның, кунакчыллыкның һәм хөрмәтнең символы итеп тәкъдим ителде. Татар ишегалдында кунаклар 15 төрдән артык икмәк һәм милли камыр ризыклары белән танышты. Шулай ук биредә татар орнаментлары белән бизәлгән китап кыстыргычлары ясау буенча осталык дәресләре үткәрелде.

Бәйрәмнең концерт программасы да бай эчтәлекле булды. Сәхнәдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады, милли җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Тамашачылар Төмән өлкәсенең күпмилләтле мәдәни байлыгы белән тагын бер кат таныша алды. Фестивальдә Төмән, Тубыл шәһәрләре, Вагай, Ялутор һәм Түбән Тәүде муниципаль округларыннан килгән делегацияләр катнашты. Аларның һәркайсы үз төбәгенең мәдәни үзенчәлекләрен тәкъдим итте.

«Дуслык күпере» фестивале быел да үз исемен тулысынча аклады. Ул төрле милләт вәкилләрен берләштергән, дуслыкны, татулыкны һәм үзара хөрмәтне ныгытуга хезмәт иткән зур мәдәни мәйданчык булып калды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot