Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Туган тел» түгәрәге эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды
Төмән татар мәдәният үзәгенең «Туган тел» түгәрәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев соңгы яңалыклары белән уртаклашты, дип хәбәр итә «Яңарыш» газетасы.
Ел дәвамында тырышлык һәм энтузиазм белән эшләүче «Туган тел» түгәрәге үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен чыгарды. Түгәрәк җитәкчесе Рафаэль Гадиев әти-әниләр өчен махсус «Дәрес-концерт» оештырганнарын хәбәр итте. Бу чара балаларның ел буена алган белемнәренә бер төрле хисап булып торды.
Бу уку елында түгәрәк әгъзалары күп төрле чараларда актив катнашты. Ике әниләр бәйрәме, Яңа ел кичәсе, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейлары зур дәрәҗәдә үткәрелде. Моннан тыш, балалар «Таң йолдызы» һәм «Радуга» кебек абруйлы балалар конкурсларында да үз көчләрен сынадылар.
«Саулык булса, бар да була. Икенче елларда да, иншә Аллаһ, тырышырбыз. Балаларның, әти-әниләрнең теләкләре бик көчле. Яңалык итеп, татар теле кабинетына интерактив такта куйдылар. Хәзер бары тик дәреслекләр генә кирәк!» – дип өстәде түгәрәк җитәкчесе.
«Туган тел» түгәрәге үз эшен дәвам итәчәк һәм яңа уңышларга ирешергә ышаныч белдерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз