Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Тубыл округы татар мәдәнияте көннәре» үтте
Тубыл округындагы Вәчир авылында «Тубыл округы татар мәдәнияте көннәре» үтте. Ул «Россия халыклары бердәмлеге елы»на багышланган чара белән башланды. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Тубыл округы Думасы рәисе Андрей Ходосевич, урынбасары Альберт Апсатаров фестиваль кунакларын котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр. Альберт Бикшан улы катнашучыларга татар телендә мөрәҗәгать итте. Округта яшәүчеләр өчен татар мәдәнияте көннәренең халык өчен әһәмияте мөһим булганын ассызыклады. Россия халыклары бердәмлеге елында узган бәйрәм көннәре тирән мәгънәгә ия булачак. Тамашачылар һәм авыл халкы һәр чыгышны җылы каршы алдылар. Вәчирдә «Дуслар җыелган җирдә» музыкаль-мавыктыргыч программа, «Татар бизәкләре» күргәзмәсе һәм халык уеннарының берсе - «Кичке уен»да катнашырга мөмкинлек булды.
Бәйрәм тамашасында татар җырлары яңгырады, сәнгатьле шигырьләр сөйләделәр, заманча «Татар-кавер-проджект» һәм остаханәләр үткәрделәр. Яшь буын вәкилләре һәм өлкән буын җырчыларның чыгышлары да сокландыргыч булды.
Лаемтамак авылы клубында «Дуслык» һәм «Йолдыз» ансамбльләре кунакларны, тамашачыларны җылы каршы алдылар. Клуб хезмәткәрләре, татар иҗатына гашыйк булган авыл үзешчәннәре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. «Җыр керсен күңелгә» концерт программасында күңелле җырлар, дәртле биюләр, уеннар үткәрделәр. Сокландыргыч чыгышларны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Кунаклар игътибарына фойеда «Татар халык ашлары» милли ризыклар күргәзмәсе һәм «Бердәмлек мәдәнияте: иман нуры» тематик экспозиция тәкъдим ителде.
Татар мәдәнияте көннәре Тубыл округында кабатланмас талантлар яшәгәнен күрсәтте. Ишменевода музыкаль программа: «Халкым чишмәсе», «Бәхет», «Йолдызчыклар» коллективлары чыгышлары, милли баш киемнәре күргәзмәсе оештырылды.
Санниковода «Авыл офыклары» сәхнәләштерелгән күренештә интерактив викторинаны оештыручылар, катнашучылар халкыбызның гасырлардан-гасырларга күчеп килгән гореф-гадәтләребез, телебез, мәдәниятебез сакланганын күрсәттеләр.
Прииртышский мәдәният йортында «Рәхим итегез» дип аталган бәйрәм чарасына килүчеләрне чәк-чәк белән каршы алдылар, татар җырлар, гармун көе яңгырады. Монда «Теләкләр агачы» аерым урын алды. Анда һәркем тасма бәйләп, үз теләген язып калдыра алды.
Түбән Әремзән авылы клубында «Татар мәдәнияте көннәре» кысаларында «Туган телем - иркә гөлем» концерт – күңел ачу программасы узды. Алып баручылар кунакларны милли көйләр яңгыратып, милли киемнәрдә каршы алдылар. Бәйрәм программасында милли бәйрәмнәрдә үткәрелгән халык уеннарын оештырдылар. «Түбәтәй», «Таяк тартышу» һ.б. уеннарда олысы-кечесе теләп катнаштылар. Быел да татар мәдәнияте көннәрен оештыручылар сәләтле җырчыларны барладылар. «Татар мәдәнияте көннәре»ндә катнашып җиңү яулаганнар Гала–концертта чыгыш ясаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз