news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясе кысаларында себер татар телендә диктант узды

Төмәндә «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясе кысаларында себер татар телендә диктант узды
Төмән өлкәсе себер татар милли-мәдәни автономиясе

Төмәндә «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясе кысаларында себер татар телендә диктант яздылар. Мондый диктант беренче тапкыр 2019 елда – Төмәндә, ә киләсе елларда Төмәндә һәм Тубылда үткәрелә башлаган. Бу хакта Төмән өлкәсе себер татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Быелгы диктант Төмән дәүләт университеты бинасында мөстәкыйль тел буларак себер татар телендә рәсми дәрәҗәдә үткәрелгән. 2022 елда Россия Фәннәр академиясендә себер татар теленә мөстәкыйль тел буларак рәсми статус бирелде.

Диктантта телнең язмышына битараф булмаган кешеләр – себер татар теле курсларына йөрүчеләр, Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, себер татар телендә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләр – Төмән өлкәсе себер татар язучылары берлеге әгъзалары һәм туган телен белү дәрәҗәсен тикшереп карарга теләүче якташларыбыз җыелды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot