news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татарларның рухи мәдәниятен өйрәнүче һәм дини белем алучы шәкертләр имтихан бирде

Төмәндә татарларның рухи мәдәниятен өйрәнүче һәм дини белем алучы шәкертләр имтихан бирде
https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Шәкертләр имтихан тоттылар» дигән язмасы чыкты.

Төмән шәһәренең өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче һәм дини белем алучы шәкертләрнең уку елында алган белемнәрен тикшерү максаты белән имтихан оештырып, йомгаклау чарасы уздырылды.

Анда 5 төркем – педагогия фәннәре кандидаты, музыка белгече Рафаэль Гадиев алып барган «Туган тел» түгәрәгенә йөрүчеләр һәм мөселман диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков белән «Мәгърифәт» өлкә ислам үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсуповның укыткан 4 төркемдәге шәкертләре катнашты.

Имтихан бирү уен формасында алып барылды. Чараны Динар хәзрәт Коръән сүзләре белән башлап, изге эшкә фатиха биреп, дога кылды. Искәндәр хәзрәт тә котлау сүзләренә кушылып, шәкертләргә үгет-нәсихәтләрен, изге теләкләрен җиткерде, уңышлы эш көне теләде.

Башта дини белем алучы төркемнәр билетларга җавап бирделәр, аннары Рафаэль Гадиев туган тел буенча белемнәрен тикшерде. Биредә бик күпләр Г.Тукай, М.Җәлил һәм башка күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Дәрес ахырында йомгак ясап, һәркемне яхшы билгеләр, уңышлары белән котладылар. Күңелле сөйләшүләр, гадәткә кергән йола буенча, бай корылган табын артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100