Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә татарча өйрәнергә теләүчеләрне автономия офисына чакыралар
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Татар телендә сөйләшергә өйрәнәсең киләме?» дигән язмасы чыкты.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе офисында (адресы: проезд Геологоразведчиков, 28а) сентябрь аенда татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар ачылды. Теләге булган һәркем килеп, сөйләм телен яхшырта ала. Дәресләрне кызыклы рәвештә Төмән дәүләт университетының татар теле бүлеген тәмамлаган Регина Исмәтуллина алып бара. Регина үзе балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итә. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр.
Регина олысы-кечесе өчен уртак программа булдырып, алар белән бергә эшли. Төркемгә килүче яшьләрнең үз теләкләре белән туган телләрен үзләштерергә омтылулары сокландырды мине. Аларның әти-әниләре дә гаиләдә рус телендә сөйләшә. Әбиләре, яки дуслары белән генә татар телен ишетергә мөмкин булган үзләренә.
Гаиләләре белән килүчеләр дә бар, бергәләшеп төрле темалар буенча сүзләр үзләштерәләр. Кайткач кабатларга да уңай. Төркемдә берникадәр белем үзләштергәч, уеннар да уйнап алалар, әлбәттә, халык уеннарына өстенлек бирелә. Автономия офисында кирәкле күргәзмә материаллар да, уеннар да җитәрлек.
Татар телендә сөйләшергә теләүчеләр автономия офисына һәр шимбә 10:00 сәгатькә килә алалар. Анда бик күңелле!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз