Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә татар теленнән өлкә олимпиадасы катнашучылары Кырынкүл мәктәбенә рәхмәт белдерә
Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Кырынкүл мәктәбенә рәхмәтебезне белдерәбез» дигән язма чыкты.
Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе кунаклар чакырырга бер дә кыенсынмый. Мактанырлык, горурланып күрсәтерлек укучылары да бар аларның. Бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасының өлкә этабы узды. Анда өлкәдәге этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең 8-11 сыйныф укучылары белемнәрен сынадылар. Олимпиадада 80нән артык укучы катнашты.
Без дә ел саен, ерак юлны якын итеп, олимпиадада катнашырга тырышабыз. Урыннар да яулап кайттык. Балалар бик теләп катнашалар. Укучылар олимпиадага кереп киткәч, 52 мәктәпнең туган тел укытучысы Халидә Кирамова килгән укытучыларны семинарга жыйды.
Татарстан кунагы - филология фәннәре кандидаты, Казан филология университетының татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева «Туган тел дәреслекләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләре» дигән тема буенча чыгыш ясады. Безгә бик файдалы булды. Төп максат - белем бирү генә түгел, укучыларны тәрбияләү һәм туган телләрендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү, теләк уяту.
Семинардан соң актлар залында укытучы һәм остаз елына багышланган «Сугыш. Укытучы. Җиңү!» дигән музыкаль-композицияне рәхәтләнеп карадык. Шигырьләр, җырлар да яңгырады. Ә инде укучыларның шундый оста сөйләүләре, сәнгатьле чыгышлары бик сокландырды.
Килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алган укытучылар коллективына, мәктәп директоры Алевтина Манкаевага, Халидә Кирамовага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга озын гомер, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Гөлшат ТУРЫШЕВА, Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз