Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе семинары узган
Төмән округының Индрәй урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе семинары узган. Анда Муллаш, Шыкча, Каскара, Акъяр урта мәктәпләре укытучылары җыелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Программа кысаларындагы беренче дәрес 1 сыйныф укучылары белән «Гаилә» темасын кабатлауга багышланган. Балалар матур итеп калфак-түбәтәйләр, изүләр киеп килгән. Алар шәҗәрәләр ясаганнар, тикшеренү эшләре башкарганнар. Барысы да матур итеп әби-бабайларына кадәр гаилә агачын тәкъдим иткән.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлева әдәби-музыкаль тамаша карарга чакырган. Укучылар шигырьләр укыган, җырлар башкарган, гармунчылар дәртле көйләр уйнаган. Кунаклар да укучылар белән бергә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Мин Тукайны укыйм» шигъри флешмобында катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз