news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә «Татар мирасы җәүһәрләре» милли мәдәният бәйрәме узган

Төмәндә «Татар мирасы җәүһәрләре» милли мәдәният бәйрәме узган
Фото: Төмән өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе

Төмәндә «Татар мирасы җәүһәрләре» милли мәдәният кичәсе үткәрелгән. Бу хакта Төмән өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Әлеге чара Төмән өлкәсе татарлары автономиясе һәм «Минем китапханә | Төмән» учреждениесенең беренче уртак проекты булган. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, татар мәдәнияте бәйрәменә 80гә якын кунак җыелган.

Чара программасы кысаларында китапханәдә берничә тематик мәйданчык эшләгән:

  • Милли күргәзмәләр: кунаклар игътибарына татар халык ашлары, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, хатын-кызларның милли бизәнү әйберләре, шулай ук китапханәнең татар фонды китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителгән;
  • Мастер-класслар: кичәдә катнашучылар татар милли орнаменты төшерелгән китап кыстыргычлары һәм традицион бизәкләр ясарга өйрәнгән;
  • Балалар өчен мәйданчык: нәни кунаклар һәм аларның әти-әниләре өчен татарча өстәл уеннары, ком терапиясе программасы әзерләнгән һәм татар халык әкиятләренә нигезләнгән театраль тамаша күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot