news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә Татар мәдәнияте үзәгендә себер татар теле көне узды

27 ноябрь көнне Төмәндә Татар мәдәнияте үзәгендә себер татар теле көне бәйрәме уздырылды.

Чарага килгән кунакларга «Себер татарларының милли кәсепләре» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Аннан соң түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә Чимги-Тура (Төмән) шәһәре кайсы гасырда нигезләнгән, дигән темага фикерләштеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Ялутор шәһәреннән килгән «Сандугач» халык иҗаты ансамбленең концерты белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot